Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Рәхмәт, күршем, коткардың!

 Газетабызга төрле эчтәлектәге хатлар килә. Берәүләр теге яки бу мәсьәләне чишүдә ярдәм күрсәтүне сорап язса, икенчеләре кемгә дә булса рәхмәтен җиткерә.

Шушы көннәрдә редакция-безгә Әлмәттә яшәүче 79 яшьлек Илгизә апа Садриева мөрәҗәгать итте. Ул ялгызы яши, балалары көн дә килеп, хәлен белеп торалар торуын. Күптән түгел аның белән күпләргә сабак булырлык гыйбрәтле хәл килеп чыккан  икән.

- 3 июльдә, гадәттәгечә, ванна бүлмәсенә юынырга дип кердем. Аннан алда  газ плитәсен кабызып, су тутырылган кәстрүлемне ут өстенә утырткан идем. Безнең йортта кайнар су тонык, тимер төсендәрәк  булып килә, шуңа күрә дә тәһарәт алырга салкын суны һәрчак шулай җылытып алам. Ванна ишеген игътибарлап тормыйча япканмын, чыгарга җыенгач, йозагы ачылмады. Тегеләй дә, болай да боргалап карадым - юк, ватылган. Шулай итеп мин, 79 яшьлек әби, бер ярдәмсез юыну бүлмәсендә бикләнеп калдым. Ванна бүлмәсенең өске тәрәзәсен ватаргамы әллә дигән уйлар да килде башыма. Шулай да башта бик каты кычкырып ярдәмгә чакырырга булдым. Безнең йорттагы фатирларның стеналары алай калын түгел, бар нәрсә дә ишетелеп тора. Алланың рәхмәте белән, аскы каттагы күршем Флүрә минем кычкырганны ишетеп алды да МЧСка шалтыратып, коткаручылар чакырды. Үземнеке онытылып калганлыктан, бервакыт мин аның телефоныннан кызларыма шалтыраткан идем. Бәхеткә, шул Флүрәнең исенә төшкән. Ул тиз арада «әниегез бикләнеп калды» дип балаларга хәбәр салган. Кызларым белән элемтәгә кергәннән соң, коткаручыларга кабат шалтыратып, килмәгез дип тә әйткән. Кызларымның  берсе такси алып берничә  минут эчендә килеп тә җитте. Баламның ишектән кергәнен ишеткәч, шатлыктан күңелем тулып китте, ирексездән елап та җибәрдем. Ишек ачылып китү белән кызымның кулларына аудым. Хәлем тәмам беткән иде - ятып тордым аннары. Бүген дә күршем Флүрәгә мине тоткынлыктан коткарганы өчен рәх-мәтләр укыйм, догалар кылам. Күрше хакы - Алла хакы, диләр. Бигрәк тә дөрес әйтелгән сүзләр икән бу, шуңа инандым. Мондый  хәл башкалар белән дә килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә дә үз-үзебезгә, бер-беребезгә һәрчак игътибарлы булыйк. Күршем Флүрәгә игелекле гамәле өчен чын күңелемнән чиксез рәхмәтләремне бел-дерәм. Аяк-куллары сызлаусыз, үзе бәхетле булсын!  - дип сөйләде Илгизә апа.

Әйе, чыннан да, мондый хәлгә һәркемнең таруы ихтимал. Шуңа күрә дә без коткару службасына мөрәҗәгать итеп, бу уңайдан  аларның киңәшләрен сорадык. Биредә безгә түбәндәге җавапны бирделәр:

- Юыну бүлмәсендәге яки фатирларындагы йозаклары ватылу сәбәпле бикләнеп калучылар безнең коткару службасына еш шалтыраталар. Шалтыратучыларның күпчелеге - өлкән яшьтәге абый-апалар. Шуңа күрә дә без иң беренче чиратта аларның туганнарына мөрәҗәгать итеп, ялгыз яшәүчеләрнең фатир һәм бүлмә ишекләренә катлаулы йозаклар куймаска киңәш итәр идек.  Ялгызы яшәүчеләргә ванна яки бәдрәф бүлмәләренә кергәндә ишекне бик-ләмәсәләр дә ярый, аларга телефоннарын һәрчак янда тотарга кирәклеген дә искәртеп тору зарур. Әлбәттә, өлкәннәр күп нәрсәне оныталар. Шуңа күрә дә һәрбер бүлмәдә запас ачкычлар тоту, ышанычлы күршеләр белән тыгыз элемтә булдыру да файдага гына. Ялгызы яшәүчеләр белән телефон элемтәсе даими булырга тиеш. Кадерле кешеләргә шалтыраткач, озак җавап юк икән, димәк, нәрсәдер булган. Ишекләрне җимереп, зыян китермәү өчен дә боларны эшләргә кирәк. Әлмәтлеләргә исән-лек-саулык, иминлек телибез!

 

 Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса