Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тормыш юлыннан 55 ел бергә

Календарьның кайсы битен генә ачма, күп кенә даталар ниндидер бер бәйрәмгә туры килә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне шуларның иң күркәме, иң мәгънәлеседер, мөгаен.  Гаилә - тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Шул тотка купмасын, ә көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне сакларга,    рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Әлмәт җирлегендә дә үрнәк, тату гаиләләр байтак.  Татулык бәхеткә юл яра, диләр.

Югары Мактама авылында шушы  кагыйдәне тормыш девизы итеп алган бик матур гаилә бар. Даһия апа белән Мөкътәсим ага Сибгатуллиннарны авылда белмәгән кеше юк, аларның гаилә корып җибәрүләренә дә быел  төп-төгәл 55 ел тулган икән.

Язмамның геройлары икесе дә төпле акыллы, ип-ле, ачык күңелле һәм гади кешеләр. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Зирәк хатын-кыз гаилә җылысын саклау өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша, диләр. Даһия апа да шундыйлардан. Сизелеп тора - шул чор кешеләренә хас тәвәккәллек, үҗәтлек тә бар үзендә. Чүпрәле районы Мунчали авылында туып-үскән мишәр кызы булып чыкты әле ул. Авыл мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлаганнан соң колхозда хезмәт куя, ә   1960 елда Ульяновскига килә һәм биредә җиде ел автозаводта эшли.

 Чүпрәле районы кызының Әлмәт якларында тапкан бәхетле язмышы тарихын Даһия апа шулкадәрле тыныч, гади итеп сөйләде. Аның мишәрчә тәмле, матур итеп сөйләгәнен рәхәтләнеп тыңлап утырдым.  Югары Мактамада Даһия апаның абыйсы яшәгән булган икән. Чираттагы ял вакытында Даһия шушында кунакка кайтырга булган. Абыйсы аны авылның асыл егетләреннән берсе булган Мөкътәсим белән таныштыра. Яшьләр беренче күрешүдә үк бер-берсен ошаталар, шуннан ике арада мәхәббәт уты кабына. Әле Даһиянең отпуск вакыты да бетәргә өлгерми, Мөкътәсим туганнары белән Чүпрәле якларына кыз сорарга бара, яшьләр кыска гына арада язылышып та куялар.

- Мин кияүгә соңарып, 29 яшемдә генә чыктым, Мөкътәсимгә 27 иде. Чибәр, акыллы, яхшы егет - шуның белән күңелемне яулап алды да. Мин инде мишәр кызы, сөйләшүемне ничек аңлап бетергәндер, нәстәмне ошаткандыр, белмим. Тик мин үзем Мөкътәсимне дә, Югары Мактаманы да күңелемнең иң түренә кертеп куйдым. Ул бергәләп клубка чыгулар, һинд кинолары караулар - иң матур яшьлек хатирәләре булып истә калды. 55 ел элек авылга  килен  булып төшкәндә Югары Мактама бик кечкенә иде әле, хәзер генә шактый зураеп китте, төзекләнде, матурайды. Бирегә килгәч мин башта өч ел «Әлмәтнефть» идарәсендә эшләдем. Аннан соң Миңлебай газ эшкәртү заводына килдем. Шуннан пенсиягә дә чыктым. Ике бала үстердек. Кызым Зөлфия Бөгелмә медучилищесын тәмамлап, «Татнефть» медсанчастенда 10 ел рентгенда эшләде. Хәзерге вакытта онкология хастаханәсендә УЗИда эшли. Улым шофер һөнәрен сайлады. Өч оныгыбыз һәм өч оныкчыгыбыз бар, - дип сөйләде Даһия апа Сибгатуллина.

Мөкътәсим ага исә яшьлек елларын бик күңелле чор итеп искә төшерде, аның күзләрендә шаян очкыннар да уйнап алды. Аның бик җор телле кеше булганы күренеп тора.

- Даһия белән очрашу тарихы бик кызык булды бит ул. Авылда киномеханик булып эшләгән дәртле, яшь        чаклар. Даһиянең авылыбызда кунак булган вакыты минем сукыр эчәккә операция ясатып, хастаханәдән кайткан чорга туры килде. Кайтышлый Даһиянең абыйсы, урыны җәннәттә булсын,  Гыйният агаларга су эчәргә дә кереп чыктым. Тик очрашуыбыз анда булмады. Йортыбызга кайткач, артымнан Гыйният абый килеп керде дә Даһиянең кунакка кайтканын әйтте. Шул хәбәрне алгач, мин кабат кызны карап чыгыйм әле дип Гыйният абыйларга бардым, шунда Даһия белән очрашып күрештек. Аның төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы, сөйләшүе - барысы да ошады миңа. Үзем дә сизмәдем, шул бер күрүдә гашыйк булдым да куйдым. Озак та үтмәде, язылыштык, бергә тора да башладык. Шул көннән башлап 55 ел гомер узып китте. Туган йортым да, Даһия белән бергә корган йортым да Җәлил урамында. Шунда тудым, шунда картайдым дияргә була. 1956 елны мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда комбайнчы булып эшләдем. Аннан соң авылда кино куйдым. 1963 елны Бөгелмәдәге «Мир» клубында булган тантанада Казаннан килгән министр миңа грамота да тапшырды әле. Аннан авылның  радио челтәрендә дә эшләдем. Мисгать абый Арсланов Миңлебай газ эшкәртү заводына эшкә керергә киңәш бирде. Мин аның сүзен тыңладым, шунда өченче цехка эшкә урнаштым. Башта машинист, аннан слесарь булдым. Заводта 13 елга якын хезмәт куйдым. 20 ел «Әлмәтнефть» идарәсендә эшләдем, скважиналар ремонтлап, качалкаларны карап йөрдем. Шуннан лаеклы ялга да киттем. Пенсиягә чыккач, бер генә көн дә эшләмәдем. Даһия дә шулай. Хөкүмәткә рәхмәт, булганына канәгать без, - дип хатирәләрен барлады Мөкътәсим ага.

Авыл кешесенең эше кайда да бетми инде аның. Менә Мөкътәсим ага бүген дә  каралты-кура тирәсендәге бар эшне башкара, бакчалары да, теплицалары да бар аларның. Даһия апаның бераз сәламәтлеге сынатса да, бирешергә тырышмый, йорт эшләрен башкара, аш-суын да тәмләп әзерли, кызы-килене дә гел кайгыртып, булышып торалар.

«Тату, башкаларга үрнәк булырлык итеп яшәүнең сезнең гаиләдә үз сере бармы?» дигән традицион сорауга Сибгатуллиннар болай дип җавап бирделәр:

- Тату булып яшәүнең серен бар кеше дә белә. Белүен белә, тик күбесенең сабырлыгы җитми ахрысы. Ул бер-береңә юл куя белүдә, киңәшләшеп, сабыр булып яшәүдә бит. Гаиләдә һәркем тигез. Яшьләр дә шуны белеп, аңлашып яшәсеннәр иде, - диделәр Даһия апа белән Мөкътәсим ага.

Әйе, арабызда ярату, туг-рылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы куандыра. Сибгатуллиннарның илле биш ел элек кабызган гаилә учагы дөрләп януын дәвам итсен, Даһия апа белән Мөкътәсим агага балаларының һәм онык-оныкчыкларының күңел җылысын тоеп, озак еллар бергә яшәргә язсын.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса