Чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал...
Читләргә, башкаларга иярергә яратабыз да инде.
Бөтен дөнья-бызны, үз йөзебезне онытып, шу-лар буласы килә безнең. Тышкы кыяфәтебездән башлап динебезгә кадәр, бәйрәм-йолаларыбыздан, гореф-гадәтләребездән, яшәү рәвешебездән, хәтта исемнәребездән баш тар-тырга да кыенсынмадык. Бу әле дә шулайрак. Нәрсә, боларның барысына да безне кемдер мәҗбүр итәме? Андый очраклар да бардыр. Ә безнең үз башыбыз юкмыни? Ник без бу хакта уйламыйбыз? Азрак үз-үзебезне хөрмәт итәргә, яратырга өйрәник инде. Без училищеда укыганда Рәхимә һәм Рая исемле ике шәһәр кызы бар иде. Әйтергә җайлы дип Рәхимәгә дә «Рая» дип караганнар иде дә, ул ике сөйләрлек итмичә, «Какая вам Рая, я - Рахима» диде. Шулай Рәхимә килеш калды. Ә Раяның Рәсәлия икәнен без укып бетереп диплом алганда гына белдек. Дөресрәге, кемдер белде, кемдер белмәде дә. Тормыш шундый ул.
Студентым миңа бер вакыйга сөйләде. Бер татар кызы урыс милләтеннән булган егетне яраткан. Өйләнешкәннәр. Шуннан соң егет кызга чиркәүгә барып үзләренең никахларын христиан динендәге тәртипләрдә үтәргә тәкъдим иткән. Кыз каршы килмәгән. Аннан инде ул кәләшенә христиан диненә күчәргә кушкан. Кыз ризалашкан. Икенче көнне яшь ир аерылышырга гариза биргән. «Җиңел генә үз динеңә хыянәт иткәнне, миңа хыянәт итмәсеңә кем ышана», дигән. Шулай, кеше әйткәнгә генә карап, ияреп йөрергә калгач булмый инде. Сукырны гына ияртеп йөриләр. Шушы мантыйкка нигезләнеп фикер йөртсәк, безнең милләттәшләр арасында «сукырлар» шак-тый җыела.
Сабантуйлар үтте. Милли бәйрәм дип лаф ордык, күкрәк кактык. 90 нчы елларда «ирек» алуга, бәйдән ычкынган эт кебек, кайларга гына барып Сабантуй үткәреп йөрмәдек. Анда баручыларның күбесен Сабантуйның асылын белми, аңламый торган «активистлар» алып торды. Кунак булып кайту начармыни?! Безнең Сабантуй интернациональ бәйрәмгә, «массовое гуляние»гә әйләнә башлады. Барган җиребездә дә без шуны күрсәтеп кайттык. Ә асылыбыз, чын йөзебез югала барды. Ахыр чиктә Сабантуебыз сату-алу ярминкәсенә, «кигәвен талаган яшь тайлар»ның үрле-кырлы сикереп, «яратам» да «сагындым» дип 100 тапкыр бер сүзне кабатлавына һәм профессиональ спорт-чыларның шәһәрдән-шәһәргә йөреп, үзара сөйләшеп бүләк җыюына кайтып калды.
Безнең Сабантуй шундый - заманча. Башкаларның милли бәйрәмен белмибез дә күрмибез. Быел исә якутлар татарларга күрмә-гәннәрен күрсәттеләр. Менә бит ул милли бәйрәм ничек булырга тиеш икән! Ә без, «без кем!» диеп, бармак төртеп, авыз ерып, аларны «чукча» дип йөргән булабыз.
«Якутларның бездәге Сабантуй кебек Ысыах дигән милли бәйрәмнәре бар. Безнең бәйрәмгә карый аның эчтәлеге баерак. Аңа милли тел, гореф-гадәт, борынгыдан сакланып килгән тәртип салынган, ә Сабантуй - җыр һәм спорт бәйрәменә әверелеп бара, татарлык, борынгыдан килгән го-реф-гадәтләр югала. Якут бәйрәмен күргәч, Сабантуйны оештыруга бүтән төрле караш туды», - диде Рөстәм Миңнеханов татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында. «Авызыгызга бал да май» диясе килә хөрмәтле президентыбызга. Тик, сүздә генә калмасын иде.
Әйе, татарлык кемгәдер ошап бетми кебек. 30 еллык гимназиянең (бинасына әле алай ук түгел) тышы да, эче дә таушалып килә. Һич-шиксез яңартырга кирәк. Тик проект авторларына аның бүгенге милли йөзе, түбәсендәге «түбә-тәйләре» ошамый. Имеш, ул - мәктәп, мәчет түгел. Заманчалаштырасылары килә. И мескен наданнар. Документлары бар да, гыйлем җитеп бетми шул үзләренә. Фасадына мурал ясарга да телиләр проект хуҗалары. Сүз дә юк, мураллар бүген модада, бик матур. Ә ул татарлыгыбызны ачамы соң? Ул бит шәһәрдә генә түгел, Татарстанда бердәнбер үз йөзе бул-ган, «шырпы кабы» булмаган уку йорты. Гимназия җитәкчелеге, аптыраганнан, киңәш-табыш итәргә дип, шәһәр иҗтимагый советын җыйды. Безнең шәһәргә, балаларга нинди уку йорты кирәк икәнен дә башкалар өйрәтүгә калдыкмыни без?! Безнең шуңа да хакыбыз юкмы? Татар гимназиясеннән «татар» исемен алып ташладылар бит инде.Сабантуебызның «не то» икәнен якутларга баргач белдек, ә татар гимназиясенең эче-тышы нинди булырга икәнен кайда баргач аңлатып, күзебезне ачып җибәрерләр икән?
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа