Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Пластика яна, тик экологиягә зыяны юк икән...

Узган атнада Чаллы шәһәрендәге складларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр ителгән иде.

Янгын 1000 кв.м мәйданда булган. Янгын вакытында калдыклар һәм пластика янган дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия дәүләт идарәсе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге.

Янгын 6 сәгать дәвам итә. Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һаваны тикшергәннәнә соң, әйләнә-тирәгә һәм кешеләр сәламәтлегенә куркыныч янамаганын ачыклады.

Әле ярый берәр пенсионер үз бакчасында, яисә авыл кешесе ихатасы янында чүп яндырмаган, склад кына янган. Әгәр берәр әби чүп яндырган булса экологиягә, бөтен кешелек дөньясына никадәрле зыян килгән булыр иде. Катастрофа була! Ярый 1 км мәйданда төрле калдыклар белән пластика гына янган, һава да пычранмаган, пластика сөременнән кешеләр сәламәтлегенә дә бер зыян булмаган. Могҗиза инде.

Авыл кешеләре, шәһәрдә яшәп бакча үстереп үзлә-ренә, балаларына, якыннарына экологик чиста ризык җитештерүчеләр язын-көзен бакчаларындагы чүпне кая куярга белми аптырыйлар. Сүз дә юк, янгыннан сакланырга кирәк. Халык юкка гына «Бурдан кала, уттан калмый» димәгән. Бу уңайдан бөтен саклык чараларын күрү мәҗбүри. Әлек колхоз-совхозлар булганда, авыл халкы ишек алды тутырып мал асраганда, урман буйларында, болыннарда корыган, узган елгы үлән булмый иде. Су буйлары тулып каз-үрдәк йөзгәндә, елга буйларын камыш, күрән сарып алмады. Чөнки халык печән әзерләде, мал асрады. Су буйларыннан да кош-корт, әби-сәби, бала-чага өзелмәде. Кайдан анда коры үлән булсын да, янгын чыксын. Тик, пәри башка, җен башка, дигәндәй, сүз янгын күркынычы турында түгел, ә чүп яндырып экологиягә зыян салу турында бара. Әйе, элек яндыралар иде. Экология турында болай шаулаучы булмады. Хәзер исә аз гына чүп яндыра башласаң, әле депутаты, әле җирле хакимият вәкиле, полиция, участковый, экология хезмәткәрләре килә. Аларның килми хәлләре юк, чөнки шулай тиеш, закон куша. Әле бит вертолет белән дә карап йөриләр диләр.

«Яхшы күршең», «табигать сагында торучы» авылдашың да телефоннан кирәк урынга хәбәр салырга мөмкин. «Халык контроле» бик уяу. Шулай бер-беребезне әләкләргә әйрәтеп, Павлик Морозовлар тәрбиялибез. Табигатьне пычратып, экологияне бозып яткач, шулай инде. Тик...

Бәйрәмнәрдә, туйларда, туган көннәрдә никадәрле салют очырабыз. Матурлыгына сокланабыз. Шәһәрләр-дәгене әйтеп тә торасы юк, авыл җирендә дә баласының бер яшен салютлар аттырып уздыра халык. Ә концертларда... Аклы-күкле болыт эчендә җырлыйлар артистлар. Залга нинди генә исләр чыкмый?! Болар нәрсәдән ясала да, ул исләр, ул төтеннәр кая тарала икән соң? Ул төтенне, ул исләрне берәү дә кесәсенә, сумкасына тутырмый. Бәрәң-ге сабагын яндырганнан чыккан төтен кебек ул да һавага күтәрелә. Алар бер дә табигатькә зыян салмый, пычратмый күрәсең?!

Юк, мин берәүне дә теләсә ничек ут ягып, әйләнә-тирәгә куркыныч тудырырга, сәламәтлеккә зыян салырга чакырмыйм. Тиешле-тиешсез урында, вакытта ут белән уйнарга ярамаганы һәркемгә билгеле. Ә шулай да, гади халык – кара сарык түгел бит инде, җәмәгать. Хәзер идән юучы белән урам җыештыручы да югары белемле. Складта янгын чыгып, алты сәгать пластика, төрле калдыклар янып та кеше сәламәтлегенә һәм табигатькә зыян булмагач, гади халык бакчада чүп
яндырган өчен ник штраф түләргә тиеш соң?
Монда матыйк, ягъни логика кайда?

Шул мәгълүматны укыгач Б.Васильев әсәре буенча төшерелгән «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» («А зори здесь тихие») фильмы искә төште. Хәтерегездәме, анда япь-яшь кызлар бер-бер артлы һәлак булалар. Ә радиода югарыдагыларның «бернинди дә әһәмиятле вакыйгалар булмады» дигәне ишетелә.

Менә шулай. Әле ярый пластика склады гына янган, бакча чүбе яндырган булсалар күпкә куркынычрак булыр иде.

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса