Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бакчаларга хуҗалары кире кайтсын иде

Бакчачылык гомер-гомергә илебезнең аграр тормышында мөһим роль уйнап килде.

Совет чорында үскән кешеләр бакчачылык ширкәтләренең шәһәр халкы өчен ни дәрәҗәдә популяр булганын бүген дә бик яхшы хәтерлидер.

Элек бу ширкәтләрнең төп максаты калада яшәүчеләрне сыйфатлы, экологик яктан куркынычсыз яшелчәләр белән тәэмин итү булган булса, еллар дәвамында алар дача статусын алып, нигездә, ял итү урыны буларак кабул ителә башлады. Аннары, тормышлар авырая башлагач, бакчачылык ширкәтләре шәһәр халкының үзләренә җитәрлек азык әзерләү чыганагына әверелде. Хәзерге вакытта исә меңнәрчә шә-һәр яны бакча участокларында яшәү уты сүнеп, би-ләмәләре ташландык хәлгә килде. Язгы чорда шау чә-чәккә күмелеп, җәен мул җимешкә төренеп утырган агачларны күреп шатланасы урында җан әрни. Коймасыз, хуҗасыз калган бакча участокларына килеп, шул җиләк-җимешләрне җыеп сату итүчеләргә инде беркем дә гаҗәпләнми.

Шулай да соңгы вакытта илебездә барган үзгәрешләр, шул ук санкцияләр һәм кибеттәге азык-төлекнең кыйбатлануы җиргә, бакчаларга башка күзлектән караш ташларга кирәклеген күрсәтте. Шушы көннәрдә республика җитәкчелеге тарафыннан бакчачылык ширкәтләрен су һәм энергия белән тәэмин итүгә чираттагы субсидияләр бүлеп бирелүе турында хәбәр дә килеп иреште. Бу бик яхшы ярдәм. Тик мондый субсидияләрдән бары тик законлы рәвештә рәсмиләштерелгән ширкәт-ләр генә куллана ала. Тагын шунысы да бар - бакчачылык ширкәтләренең эшчәнлеге, нигездә, әгъзалык өчен түләнгән взнос акчалары исәбенә оештырыла. Тик бу взносларны бүгенге көндә бакчачыларның кү-бесе түләми. Бу уңайдан без Татарстан Бакчачылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Илдар улы Дәүләтшин белән әңгәмә кордык. Әлмәт җирлегендәге бакчачылык ширкәтләре өчен җаваплылык аңа күптән түгел, төгәлрәге, бер ай элек чамасы гына йөкләтелгән булса да, бу өлкәдәге проблемалар аңа якыннан таныш. Руслан Дәүләтшин «Алнас» бакчачылык ширкәтенең рәисе дә әле. Аның фике-ренчә, бакчачылар һәм шир-кәтләр алдында торган четерекле сорауларны хәл итү өчен җиргә милек хуҗасы булу, анда төзелеш, ремонт һәм төзекләндерү алып бару өчен документларны тиешле тәртиптә рәсмиләштерү, урындагы хакимият органнары белән мөнәсәбәтләрне көйләү зарур. 

- Әлмәт җирлегендә бүгенге көндә 118 бакчачылык ширкәте барлыгы билгеле. Шуларның 49 ы рәсмиләштерелгән. Шушы бер ай вакыт эчендә үзләренең булган сораулары белән миңа 15 ләп ширкәт рәисе мөрәҗәгать итте. Башкалар белән дә очрашуны планлаштырам. Үземнең эшчәнлек тәҗрибәсеннән шуны әйтеп узасым килә, мин җитәкләгән «Алнас» ширкәтендәге җирләр башкарма комитет тарафыннан биш ел вакыт дәвамында куллануга бирелде. Шул рәвешле участок хуҗалары җирләреннән файдалана, кадастр бәясе буенча сатып алырга, милек итеп рәсмиләштерергә яки 49 елга арендага алырга хокуклы. Без бакчачыларга ярдәм күрсәтүче барлык республика программаларында да катнашабыз. Ширкәт әгъзалары үзләре дә, ә алар барлыгы биш йөзләп кеше, бакча территорияләрен төзекләндерү эшенә өлеш кертәләр. Шул рәвешле ут, су, юллар белән тәэмин ителеш кебек проблемаларны чишү планлаштырыла, - дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Руслан Дәүләтшин.

Әлмәт җирлегендәге бакчачылык ширкәтләренең барысына да хас булган сорауларның берсе - җир участокларының тиешенчә рәсмиләштерелмәгән булуыдыр, мөгаен. Әлбәттә, шул сәбәпле алар инфраструктураларын төзекләндерүгә юнәлтелгән республика ярдәменнән дә файдалана алмаганнар. Монда инде шушы ширкәтләрнең рәис-ләрендә гаеп юк түгелдер, мөгаен. Халык аларны сайлап, ышаныч белдергән икән - эшне хуҗаларча алып барырга кирәк булгандыр. Җитәкчеләре актив булган ширкәтләр заманында дәүләт ярдәменнән файдаланып, юллы да, утлы һәм сулы да булырга өлгергәннәр бит. Андыйларга «Алнас», «Березка», «Гөлбакча», «Бытовик», «Молококомбинат», «Вишневые горы», «Механизаторы», «Заводской», «Новосел», «Ручеек» кебек ширкәтләр керә.

- Әйе, бүгенге көндә шир-кәтләрне кабаттан торгызу эшен норматив документларны тәртипкә китерүдән башларга кирәк икәне көн кебек ачык. Күп кенә рәисләр бу эшне ничек, кайдан башларга кирәклеген белмиләр. Шуңа күрә дә мин җитәкче буларак аларга ярдәм кулы сузарга әзер. Бакчачылар безнең Полевая 1В адресы буенча урнашкан офиска килә алалар. Без бинаның 2 нче катында 7 нче бүлмәдә утырабыз. Иртәнге сәгать сигездән алып кичке бишкә кадәр эшлибез. 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр - төшке аш вакыты. Шимбә, якшәмбе - ял көннәре. Элемтәгә керү өчен телефон - 89179121422, - дип хәбәр итте яңа җитәкче.

Җир участокларын рәс-миләштергән хуҗалар-ның үз биләмәләрендә бакча йорты салуга хокуклы икәнен дә белеп тору зарур. Россиядә Дача амнистиясе 2031 елның мартына кадәр озайтылды - монысы да бик күңелле яңалык. Җиргә тартылган кешеләр өчен бу мөм-кинлектән дә файдаланырга була.

Ә менә бакчачылык ширкәтләренең ярдәмне дәүләттән генә көтеп ятуы дөрес булмас иде. Алар үзләре дә тырышырга, көч салырга тиеш. Күмәклектә - көч, дип халык юкка гына әйтмәгән.

 

Фатыйма Ханбикова: «Җир эшен бик яратам»

Ленин урамындагы 23 нче йортта яшәүче, 84 яшен тутырып килүче Фатыйма апа Ханбикова җирдә казынырга ярата. «Ремонтник» бакчачылык ширкәтендә участогы да бар икән. Заманында ЦБПО РНО предприятиесендә эшләгәндә бир-гән булганнар. Тик андагы шир-кәттә хәзер су юк, шул сәбәпле әйбер үстерү мөмкин түгел, ди әби.

- Бик матур җирдә, Урсалы ягында, тау башында урнашкан ул. Бакчамда бар җимешләр дә бар. Алар өлгергәч, җыярга барам. Алып баручы булганда инде. Яңгырсыз, коры елда уңыш бик булмый, явым әйбәт булса, җиләк-җимеш мулдан. Анда бакча йорты да салган идек. Күпләр милекләрен рәсмиләштерде, ә мин соңга калдым. Хәзер менә олыгайдым инде. Шушы йорт тирәсендәге территориядә чәчәкләр үстереп, язын-көзен шуларны карап юанам, Ходай исәнлектән аермасын, - ди Фатыйма апа. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса