Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә яңа туган сабыйларга автокресло тапшырдылар

Инде традициягә әверелгән хәйрия акциясе быел алтынчы тапкыр узды.

Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәт бала тудыру йортында "Бала тудыру йортыннан Автокресло" акциясе узды. Оештыручылар традицион акция сабыйларны тормышның беренче көннәреннән үк куркынычсызлык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, дип саный.

Бәхетле ата-аналарны алар тормышындагы истәлекле вакыйга белән район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова котлады. Ата-аналар өчен котлау сүзләре һәм сабыйларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау турында чыгышлар булды. Тантаналы чыгарылышта әти-әниләргә файдалы бүләк - автолюлькалар тапшырылды. Шулай ук ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хаты белән бергә туу турында таныклык тапшырылды.

 

Реклама

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса