Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Онытылмас балачагыбыз

Кызыл галстук, быргы һәм барабан, тимурчылык хәрәкәте, металл ватыклары һәм макулатура җыю, «Аҗаган» хәрби-спорт уены... Балачагы пионерия белән бәйле буын вәкилләренә болар барысы да якын.

Моннан бер гасыр элек - 1922 елда Мәскәүдә партия һәм комсомол оешмалары җитәкчелегендә беренче балалар төркемнәре оештырыла.

Ә шул елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия конференциясе мәскәүлеләр тәҗрибәсен әле яшь совет иленең башка комсомол оешмаларына тарату турында карар кабул итә. Бу көн алга таба Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне буларак билгеләп үтелә.

Татарстанда исә балалар коммунистик хәрәкәте беренче адымнарын 1923 елда ясый. Шул ук елны Әлмәт авылында да беренче пионер отряды оештырыла. 19 баладан торган отрядның әйдаманы, ягъни өлкән пионервожатые Зәкәрия Баһаветдинов була. 1924 елда тагын бер отряд барлыкка килә, 1925 елда аларның саны өчкә җитә.

Билгеле булганча, 1953 елда Әлмәт шәһәр статусын ала. Ул вакыттагы өч мәктәптә пионер дружиналары да оештырыла, аларга герой-пионер, Советлар Союзы яки Социалистик Хезмәт Герое исемнәре бирелә.

Әлмәт шәһәрендә һәм районында гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган кызыл галстуклы тәрбиячеләр - өлкән пионервожатыйлар шактый. Мәсәлән, Заря Йосыф кызы Насыйрова 31 ел Нәдер мәктәбендә эшли. Үзенең хезмәт юлын  Кәҗәбәш авылында башлап, лаеклы ялга чыкканчы кызыл галстукка, үзенең пионерларына тугры булып кала. Муса Җәлил исемен йөрткән пионер дружинасы район күләмендә алгы сафларда була. Нәдерлеләр «Яшь ленинчы» газетасы игълан иткән төрле бәйгеләрдә дә актив катнашып, Рәхмәт хатларына лаек булалар. Заря апа оста оештыручы, җырчы. «Заря апа белән өйрәнгән җырлар, ул оештырган бәйрәмнәр һәм кичәләр бүген дә онытылмый», - дип искә алалар күпсанлы шәкертләре.

Габдрахманның моңлы сандугачы, үзешчән композитор һәм җырчы Рузалия Галләмова да 15 ел гомерен пионервожатый һөнәренә багышлый. «Вожатый булып эшләгән чорда балалар белән бик күп игелекле гамәлләр башкардык. Елына ике тапкыр металл ватыклары җыйдык. Язгы чәчү һәм көзге урып-җыю вакытында механизаторларга концертлар куйдык. Авылдагы бер генә чара да пионерлардан башка узмады. «Аҗаган» уены тирән эз калдырды. Җиңү бәйрәме алдыннан һәйкәлгә салу өчен чәчәкләрне үз кулларыбыз белән ясадык. 19 май көнне әрәмәдә зур учак ягып, пионер җырларын башкардык. Тимурчылык хәрәкәте балаларда хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итте», - дип искә ала Рузалия Касыймовна. Көз көннәренең берсендә авыл Советы карары белән ялгыз яшәүче Мәрьям исемле әбигә бер машина каен утыны китереп бушаталар. Дәресләр бетүгә, 9-10 нчы сыйныф укучылары караңгы төшкәнче утыннарны кисеп, ярып, өеп куялар. Алар янәшәсендә өлкән вожатыйлары да була. Ата-аналарның берсе дә дәгъва белдерми, өлкән кешегә ярдәм итүне хуплыйлар гына.

Комсомоллар белән эшләү дә өлкән вожатыйга йөкләнә. Бервакыт 15 ләп баланы вахта автобусына утыртып, Әлмәт шәһәр комитетына алып китә. Юлда бозлавык, автобус Габдрахманнан соң Тайсуган авылына керә. Инде Әлмәт ягына таба борылгач,  автобус арты белән баганага бәрелә. Арттагы тәрәзә челпәрәмә килә, биш баланың бармаклары киселә, берсенең - уч төбе.  Баян белән шөгыльләнүче кыз күз яшьләренә буылып: «Хәзер ничек баянда уйнармын», - дип өзгәләнә. Бәхеткә, медпунктта балаларның кулларын бәйлиләр, ә автобус аларны көтеп тора һәм алар Әлмәткә юлны дәвам итәләр. Әлмәт шәһәр комсомол ко-митетының беренче секретаре Фоат Комаров бинтка чорналган балаларны күргәч, «Сез кайсы фронттан килдегез?» - дип сорый. Балалар ул көнне комсомол сафларына кабул ителә.

 

 

 

Айсылу Сәгадәт кызы Сабирова бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Дөресен әйткәндә, мәктәптә эшләрмен дип башына да китерми ул. Түбән Мактамадагы башка сыйныфташлары кебек нефть институтына керергә җыена. Әмма язмыш дәфтәрендә шулай язылгандыр инде, булачак гомерлек юлдашын очраткач,  инде беркая да китәсе килми. Мәктәп директоры кызның укырга китмәвен белеп алгач, үз янына чакыртып, өлкән пионервожатый булып эшләргә тәкъдим итә. Югары белемне читтән торып ала - Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Түбән Мактамада яңа мәктәп төзелгәч, аны шунда өлкән вожатый итеп билгелиләр. Яңа пионер дружинасына Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исеме бирелә. Әмма әлеге исемгә лаек булу өчен көрәшергә кирәк. Айсылу Сәгадәтовна белән бергә пионерлар каһарманның биографиясен өйрәнәләр, хатыны Гыйльминур ханым белән очрашып, шактый мәгълүмат туплыйлар.  Шефлар ярдәме белән мәктәп территориясендә Газинур Гафиятуллинның бюсты куела. Ул вакытта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан шагыйрә Клара Булатова тантана уңаеннан «Һәйкәл ачты мәктәп» шигырен яза:

«Зур җиңүнең кырыгынчы язы,

Чәчәкле май җирдә, якты нур;

Һәйкәл ачты мәктәп -  килеп басты

Каршыбызга герой Газинур».

Мәктәптә эшләгән елларын Айсылу ханым сагынып искә ала. Дружина һәрвакыт алгы сафларда була. Металл ватыклары һәм макулатура җыюда мактамалыларга тиңнәр булмый. Барабанчылар отряды иң яхшылардан санала, алар «Артек» һәм «Бөркеткәй» лагерьларына юлламалар белән бүләкләнәләр.

Иң тантаналы чаралардан - көз көне октябрятка кабул итү. Линейка дружина байрагын кертүдән башлана, байракчы төркеменең йөрешләре, барабан тавышлары - барысы да дулкынландыргыч мизгелләр. Апрельдә пионерга кабул итүләр, фев-ральдә җыр һәм сафта йөрү бәйгесе, 19 майда бөтен ил күләмендә Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне билгеләп үтелә, уку елы дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясала, иң актив укучыларга бүләкләр тапшырыла. Җәй көне дә пионерлар тик ятмыйлар. Пионер хәрәкәте зонасында төрле чаралар алып барыла.

1986 елда Айсылу Сабированы шәһәр Пионерлар йортына методист итеп чакыралар. Биредә ул «Корчагинлылар» пионер штабы эшен тагын да җанландырып җибәрә.

1987 елда Бөтенсоюз пионер оешмасының 65 еллыгы Әлмәттә зурлап билгеләп үтелә. 19 майда калабызның үзәк урамында пионер символикасы белән бизәлгән троллейбус йөри башлый. Пионер троллейбусының беренче пассажирлары, әлбәттә, пионерлар  һәм аларның остазлары, мөх-тәрәм кунаклар - Бөек Ватан сугышы ветераннары, шәһәр партия һәм комсомол комитеты, мәгариф идарәсе җитәкчеләре  була.

Үткәнен белмәгән ха-лыкның киләчәге юк. Пионер хәрәкәте таркалса да, меңнәрчә ветераннар хәтерендә ул якты чор булып истә калды.

 

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса