Реклама
Тормыш - яшәеш
«Һичкайчан онытмабыз!» дигән идек тә...
Кояш яңа гына шытып чыккан яшь чирәмне иркәли. Язгы һавада ачкылтым җылы чирәм исе, ачылып килүче бөре, җир исе.
Бер сүз белән әйтсәң, яшәү исе. Зәңгәр күкне ярып, өчпочмаклап тезелгән кыр үрдәкләре, кыр казлары очып үтә.
Аларның тавышлары җаннарны айкап җибәрә. Башны артка ташлап шуларны күзәтәсең. Ирексездән, Рәсүл Гамзатов сүзләренә язылган «Журавли» җыры хәтердә яңара.
Әйе, Җиңү бәйрәме алдыннан кешеләрнең җа-нындамы, күңелендә яисә башында дип әйтимме, ниндидер бер әйтеп аңлата алмый торган хис-кичерешләр пәйда була. Кеше булган кешеләрнең. Телевизордан күрсәткән кинолар, документаль фильмнар, тарихи истәлекләр, яңгыраган Бөек Ватан сугышы еллары җырлары бу хисләрне тагын да куәтләндереп, куертып җибәрәләр. Тик, ни кызганыч, андый фильмнар 4-5 көн күрсәтелә һәм икенче Җиңү көненә кадәр онытыла. Ә бит без «Һичкайчан онытмабыз!» дигән буын.
Һичкайчан онытмабыз! Хәтта шундый китап та бар иде заманында... Мин аны бик ачык хәтерлим. Эчтәлеген генә түгел, тышлыгын да. Ул пионер галстугы төсенә якынрак, кишер-сары төстә иде. Анда ничек итеп балаларның, хатын-кызларның, карт-ларның фашистларга каршы көрәшкәне, сат-лыкҗаннарның аларны әләкләүләре, аларны ничек итеп җәзалаулары, совет кешесенең батырлыгы сурәтләнгән.
Ул китапны безгә укытучы апа кычкырып укый, я берәр яхшырак укучыдан укыта иде. Иртән, тәрбия сәгатендә. Һәм моның өчен алар май ае җиткәнне көтеп тормыйлар иде. Ел дәвамында. Фашизмның никадәр куркыныч булуын, үз илеңне яратырга, аның белән горурланырга кирәклеген төшендерделәр. Безне бит шундый чын укытучылар укыткан иделәр. Без бит һичкайчан онытмабыз дигән идек. Оныттык бит... Дөресрәге, оныта башлаган идек. Калын ишекле зур бүлмәләрдәге йомшак кәнәфиләргә утыргач, кешеләрнең хәтере начарлана, күрәсең. Бүгенге вәзгыять кайберәүләрнең йоклаган хәтерләрен уятып җибәрде.
Ярты Европаны җәяүләп йөреп чыккан, шинельгә төренеп чит җирләрдә ятып калган, крематорий мичләрендә янган ирләрнең хатыннары, балалары, яшь егетләрнең әниләре, сөйгәннәре инде бакыйлыкка күчкәч, киресенчә, киләчәк кулында булырга тиеш бит хәтер.
«...Башта хәбәрсез югалган диделәр сине, балам. Ышанмадым, хәбәрсез югалырга син төшеп калган бияләймени. Бияләй дигәннән, һәр ел саен өч пар бияләй бәйлим, көз киярсең, кыш киярсең, яз киярсең дип. Сине көтәм-көтәм дә бияләйләрне Гыйльмияргә илтәм. Гарип ул. Куллары гарип. ...Сине шулай өзелеп көткән өчен кешеләр үземне Чибәр дип атады» (Әсгать Мирзаһитов).
Ә бит сугыш тәмамлан-мады. Дөресрәге, тәмам-ланмаган иде. Александр Суворовның «Соңгы солдат күмелгәннән соң гына сугыш тәмамлана» дигән сүзләре дә онытылган идемени?!
Яу кырында башын салган солдат әнисенә генә кирәкме?! Бәйрәм җитсә, без бит «Ә кайда соң сезнең кабер, хәбәрсез югалганнар?» дип җырлыйбыз. Инде 77 ел вакыт узды. Һаман да хәбәрсез югалганнар дибез. Аларның саны бармы соң? Ник соң алар һаман хәбәрсез югалганнар? Димәк, алар һаман да «төшеп калган бияләй»?
Яндекс мәгълүматлары әле бүген дә Бөек Ватан сугышында якынча 13 миллион солдат хәбәрсез югалган дип бирә. 2010 елда Мәскәүдә басылган белешмәләр китабында әлеге сан 8 миллион 662,8 мең дип бирелгән булган. Хәбәрсез югалган солдат һәм офицерлар, кадерләп, соңгы хөрмәтне күрсәтеп җир куенына иңдерелмәгән кемнәрнеңдер газизләре
әле бүген дә үзләрен
эзләп тапканны көтеп яталар.
Ялгыштым, ятмыйлар, һәр яз саен киек кошларга әверелеп туган якларына кайталар. Җан әрнеткеч, үзәк өзгеч тавышлары белән мәңгелектән хәбәр бирәләр Хәбәрсез югалганнар. Ә без менә инде җитмеш җиденче яз «Һичкайчан онытмабыз!» дибез.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа