Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

«Әтилеләрнең сөйләшүе дә гел башка иде»

Ул инде күптән габдрахманлы. Яшь белгеч буларак Габдрахманга килгәндә Салихҗан Хикмәтуллинга нибары 24 яшь була.

Бөтен гомере шушы авыл басулары белән, шушы авыл халкы белән бәйле булса да, без үткәннәргә, Елховой якларына юл алдык. Шулай итеп, хәтер йомгагы мәңге кайтмаска дип калган балачакка тәгәрәде.

- Мин әтидән ике яшьтә калганмын. Гаиләдәге тугыз баланың төпчеге. Әти Шонталы ягында урман кискәндә үлгән. Сугыштан соң безнең Елховой мәктәбендә балалар бик күп иде. Якын-тирә авыллардан, хәтта Чирмешән районыннан да киләләр иде. Безнең класста 3-4 кенә баланың әтисе булгандыр. Ул вакытта әтиең сугышта үлгәнме, барганчы үлгәнме - безнең өчен әһәмиятле түгел иде. Барыбыз да бертигез идек. Ә әтилеләр гел башка. Аларның сөйләшүләре дә, үз-үзләрен тотышлары да үзгә. Алар үз артларында ныклы терәк, таяныр иң барын тоеп яшәделәр. Тулы, әтиле гаиләдә үсү гел башка инде, - дип көрсенеп куйды язмабыз герое.

Тормышлар никадәр генә авыр булмасын, укуга сәләте көчле булганлыктан, уку аңа авыр бирелми. Укытучылары да бик яхшы була. Мәктәпнең озын коридорларында тузан күтәрелүен, коридорның ике ягыннан класс бүлмәләре, укытучылар бүлмәсе тезелеп киткәнен, иртәнге тынлыкта идән такталарыннан чыккан тавышның коридор буйлап яңгыравы стеналарга бәрелеп кайтаваз бирүен елмаеп искә ала Салихҗан абый. Физкультура дәресе урынына утын кисеп, утын яруларын, кызларның аларны ташып өюләрен дә хәтердә яңарттык.

- Вакыт уза. Элек бит Җиңү көне дип бу кадәр шауламыйлар иде. Бик тыйнак кына уза иде. Хәтерлим, демонстрация кебек әйбер була торган иде. Октябрятлар, пионерлар урам буйлап бара идек, - ди ул.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул авылда фермага эшкә китә. Төпчек малайга бит хуҗалыкны карарга кирәк. Ә монда ат үз кулыңда. Тик армиядә хезмәт иткән абыйсы ялга кайткач аның тормышын башка якка борып җибәрә. Катгый рәвештә укырга керергә куша. Салихҗан абый документларын Казанга авыл хуҗалыгы институтына илтеп, керү имтиханнарын тапшыра. Казаннан соң Елховой базарларын урап туган йортка кайтып кергәндә аны «институтка кабул ителдегез» дигән хәбәр каршы ала.

Инде менә 56 ел Габдрахманда. 1968 елда ике яшь белгеч - агроном һәм биология укытучысы, Актаныш кызы Флера гаилә корып җибәрәләр. Ике малай үстерәләр. Тик, биш ел элек пар канаты бакыйлыкка күчә. Бүген исә Салихҗан абый кече малаеның ихтирамын, игътибарын тоеп яши.

- Ир-егет өчен солдат булу, илен саклау төп шарт ул. Авыр вакытта, илгә куркыныч янаганда бай әти-әни итәге астына качып калу хурлык. Дөрес тәрбия бирелсә, ир-ат алай эшләми. Ә бүгенге мул тормышта, ата кеше исән булып, бала ятим үсәргә тиеш түгел. Әти нинди генә булмасын, ул барыбер әти булып кала. Гаилә әтисез булырга тиеш түгел.

Әйе, моны әтисезлекнең ни икәнен үзе татыган бабай әйтә. 

Әле шушы көннәрдә генә Салихҗан абый 80 яшен билгеләп үткән. Без аңа исәнлек, җан тынычлыгы телибез!

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса