Чернобыль - фаҗига, батырлык, кисәтү
26 апрель - Радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көне. Шушы көнне без Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куйган әлмәтлеләрне искә алабыз.
Чернобыльдәге шартлау ХХ гасырның иң куркыныч һәлакәте буларак тарихка кереп калган. Күз алдына китерүе дә куркыныч - авария нәтиҗәсендә изотопларның гомуми радиациясе 50 млн кюрига җиткән!
Әлбәттә, СССР чорында бу турыда баштарак мәгълүмат бирмәгән булганнар. Бу радиациянең 1945 елда Хиросимада шартлаган атом бомбасыннан 30-40 тапкыр көчлерәк булганын аңлата. Ликвидаторлар куркыныч зонада сменалап эшләгән: радиация дозасын күпләп җыйганнар китә торган, алар урынына башкалары килгән. Эшләрнең төп өлеше 1986-1987 елларда башкарылган, аларда якынча 240 мең кеше катнашкан. Ликвидаторларның гомуми саны (алдагы елларны да кертеп) 600 меңгә якын.
Әлеге масштаблы һәм куркыныч аварияне бетерүгә Татарстаннан гына да 3500 ликвидатор чакырылган булган. Шуның 172 се - әлмәтлеләр. Бүгенге көндә районда һәм шәһәрдә 101 чернобыльче яши. Шулар арасында Батырлык орденына ия булучылар да бар. Павел Быков, Геннадий Филиппов, Сәгыйть Баһаветдинов - шундыйлардан. Иллегә якын чернобыльче исә төр-ле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнгән. Бу шәхесләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге яшь буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләүдә үрнәк булып тора.
ТР «Чернобыль» берлеге иҗтимагый оешмасының Әлмәт район бүлекчәсен 1996 елдан бирле Роберт Никитин җитәкли. Ул үзе реактор тирә-ягындагы саркофагны төзүдә катнашкан. Чернобыльчеләргә каралган барлык ташламалар гамәлдә булса да, бу уңайдан бераз кыенлыклар да очрый икән. Җитәкче шул турыда да әйт-ми булдыра алмады.
- Чернобыльчеләр мәнфәгатен кайгырту безнең оешманың төп бурычы булганлыктан, күп төрле катлау-лы мәсьәләләр белән дә очрашырга туры килә. Акчалата компенсацияләр, шул исәптән сәламәтләнүгә дә кагылышлылары, таныклык нигезендә генә билгеләнә. Бу бик четерекле мәсьәлә. Документлары булмаганнарга запросларны Киевка архивка җибәреп карадык, тик соңыннан барыбер үзебезгә шунда барырга туры килгәнлектән, кыенлыклар туды. Аерым кыенлыклар вафат булганнарның тол хатыннарына кагылышлы ташламалар белән бик еш барлыкка килә. Бу күпчелек медицина өлкәсенә кагыла. Чернобыльчеләргә шәһәр җитәкчелеге, нефтьчеләребез тарафыннан игътибар кимеми. Ветераннар советы да ярдәм итеп тора. Быел да алар тарафыннан истәлекле датага бүләкләр әзерләнде. Рәхмәт аларга. Тик менә һәйкәлебез генә инде ничә еллар ремонт күрмәгән. Ел саен бу турыда район җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать белән чыгам, хатларны да бик күп яздым инде, әлегә нәтиҗәсе күренми. Истәлекле һәйкәл 2011 елда куйган халәттә тора бирә. Үзебез нәрсә бар шуның белән ремонтлап торабыз. Һәйкәл капиталь төзекләндерелсә, күңел тынычланыр иде инде, - диде Роберт Петрович.
Чернобыль фаҗигасенең 36 еллыгын нефтьчеләр башкаласында күркәм гадәт буенча «Хәтер» мәйданындагы шул һәйкәл янында билгеләп үттеләр. Тантана барышында район, ветераннар советы җитәкчелеге тарафыннан бик күп җылы сүзләр әйтелде, һәйкәлгә кызыл канәферләр салынды.
Чернобыльчеләрнең һәр-берсенең үз язмышы, үз фикере һәм карашы. Фәнис Зиннур улы Баһманов - отставкадагы подполковник, икенче янгын сүндерү отряды хезмәтенең хөрмәтле ветераны Чернобыль вакыйгаларын бик еш искә ала.
- Чернобыльдә шартлау турындагы хәбәр миңа Златоустта армиядә хезмәт иткәндә килеп иреште. Инде кайтырга ярты ел вакыт калып барган чор, миңа егерме яшь. Әйтергә кирәк, мин үзем «химик-разведчик-дозиметрист» белгечлеген Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл каласында укып алган идем. Безнең радиация һәм химик контроль ротасын Украинаның Савичи авылы янына урнаштырдылар. Шунда палаткалардан торган шәһәрчек кордык. Көн саен иртәнге алтыдан безгә билгеләнгән районнарга чыгып, радиоактив нурланыш дозасын үлчәп, туфрак һәм су пробаларын җыя идек. Соңыннан кичке сигезләрдә белешмәләрне бергә туплап, самолет белән илебез лабораторияләренә озата идек. Алты ай дәвамында, бернинди ялларсыз, әлеге хезмәтне үтәдек. Ул вакытта бетон саркофаг төзелеп кенә килә, ә реактор һаман «сулый» иде. Мине иң гаҗәпләндергәне һәм шул ук вакытта җанны әрнеткәне торак пунктлардагы бушап калган йортлар булгандыр, мөгаен. Әле дә хәтердә - капкалар ачык, йорттагы йозаклар бикләнмичә калган, ишегалдында этләр генә йөри. Кешеләр каядыр киткән генә, менә хәзер кайтып керерләр кебек тоела иде. Яшермим, төрлесен күрергә туры килде. Сәламәтлегемә зыян килгәнме-юкмы дигән сорауны еш бирәләр. Әлбәттә, радиациянең тәэсиреннән, ничек кенә саклансаң да, тулысынча котылу мөмкин түгел. Шулай да сакланырга тырыштык, төгәлрәге, моңа приборлар ярдәм итә иде. Әле дә хәтеремдә, торак пунктларны мародерлардан милиционерлар саклый иде, аларның шунда учак тирәли җиргә утырып торганнарын күрсәк, алай эшләмәгез, дип кисәтә идек. Үләндә радиация күп, ә шунда учак ягып җибәрсәң, ул тагын да тизрәк тарала башлый бит. Шулай, сакланганны Ходай да саклый, диләр бит. Хезмәт итеп кайтканнан соң өйләндем, кызым туды, оныгым бар. Бүген миңа 56 яшь, аллага шөкер, бар да яхшы. Чернобыльчеләрнең үзләренә һәм аларның гаиләләренә бары тик исәнлек кенә телим, - диде Фәнис Баһманов.
Әйе, Чернобыль атом электр станциясендәге шартлаудан соң иң беренче булып янгын сүндерүчеләр җәлеп ителсә, соңыннан еллар дәвамында фаҗигадән калган җимерекләрне тәртипкә китерү өчен төзүчеләр ки-тертелгән. Минзәлә районында туып-үскән, 2005 елда Әлмәт районы Габдрахман авылына гаиләсе белән килеп төпләнгән Имамгали Әбүгали улы Исхаков шуларның берсе. Чернобыльдә аңа соңрак - 1988 елны булып кайтырга туры килә. Хәрби комиссариаттан хәбәр килү белән 15 августта - нәкъ үзенең туган көнендә юлга кузгала ул. Атом электр станциясендә эш катгый режимда алып барылган.
- Иртәнге җидедә бер төркем төзүчеләр машинага төялеп китәбез. Шунда «чиста зона», «пычрак зона» дигән төшенчәләр белән таныштым. Беренчесеннән икенчесенә кергәндә махсус тикшерү, киенү процедуралары узабыз. Ул вакытта, яшь чак булгангадырмы, радиация алудан да курку булмады. Тик безне анда ике сәгать саен башка бригада алыштырып тора иде. Артыгы - ярамый. Эшебез - әйләнә-тирә стеналарны эшкәртү, юдырту. Бикле зонада яшәдек. Гомумән, безне ябык машиналарда алып баралар, алып кайталар. Тирә-юньне карарга мөмкинлек бирмиләр. Мин соңыннан гына аңладым нигә шулай эшләгәннәрен. Кызыгып, андагы котырып үскән җиләк-җимешләрне татып, шул рәвешле радиация алып агуланучылар байтак булган икән. Ул чор минем хәтердә нык уелып калды. Катастрофа нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә шулкадәрле оешканлык, хәрбиләрчә дисциплина хөкем сөрә иде - моны оныту мөмкин түгел. Иң авыры шул 1986-1987 елларда эшләгәннәргә туры килгән дип уйлыйм. Шуңа күрә дә куркыныч афәтне кичергән, атом-төш стихиясе белән көрәшкән каһарманнарга, аларның гаиләләренә иминлек һәм бәхет телим, - ди чернобыльче.
Без дә Имамгали Исхаковның теләкләренә кушылабыз һәм миллионлаган ке-шеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итүчеләр алдында башыбызны иябез.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа