Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында эзтабарлар тапкан эскпонатлар күргәзмәсе узды

 Барысы да-Бөек Ватан сугышы кырларыннан.

Сугыш кирәк-яраклары, солдат каскалары, коралның бер өлеше һәм Бөек Ватан сугышы кырларыннан противогазлар. Болар барысы да эзләнү отрядлары тапкан әйберләргә багышланган күргәзмәнең бер өлеше генә. Ул Новоникольск авылында «Урман легендалары» проекты резиденциясендә узды.

 Волгоградта  «Гвардия» эзтабарлар отряды 10 ел безнең солдатларны эзли һәм аларны күмү белән шөгыльләнә. Барлык бу предметлар алар янәшәсендә табылган. Җәсәдләрне күмү һәрвакыт 23 августта була.

Билгесез солдатларны туганнар каберлегендә күмәләр. Ә шәхесләре медальон яки шәхси әйберләр буенча ачыкланган кешеләрне аерым җирлиләр. Бу урын Волгоград өлкәсендә Россошки авылында урнашкан. Ел саен 9 майда эзтабарлар бу каберләргә чәчәкләр сала.

«Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров.иң кызыклы артефактларның берсе дип «Коктейль Молотова»дип аталган шешәгә охшаган ампуланы саный. Ампула Новосибирск институтында эшләнелгән сыеклык белән тулган.

«Менә шушы пыяла ватылганда, сыеклык һава белән кушылган, ул янып киткән һәм  бронетранспорт яки танк янып киткәндә аны сүндерү мөмкин булмаган.  Ә сыеклыкның составы сер булып саклана», - дип өстәде "Гвардия" эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров.

Күргәзмәдә яшь хоккейчылар һәм аларның әти-әниләре булды. Алар өчен «Урман легендалары» проекты «Аҗаган» хәрби-патриотик уенын үткәрде. Балалар сугыш чоры атмосферасына тулысынча чумдылар.

"Бу бит яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, балаларны иң беренче чиратта үз-үзләрен, якыннарын һәм Ватанны саклауга әзерләү. Бу чаралар белән без балаларны тарих белән таныштырабыз", - ди Рөстәм Батыров.

24 апрельдә эзтабарлар отряды янә эзләнүләргә китә, шуннан соң аларның күргәзмәсе яңа экспонатлар белән тулыландырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса