Әлмәт районында яшүсмер сөрем газы белән агуланган
Аны хастаханәгә алып китү кирәк булмаган.
Татарстанда яшүсмер сөрем газы белән агуланган. Бу хәл Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә Киров урамы буенча 34 нче йортта булган.
«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 13 яшьлек яшүсмер сөрем газы белән җиңел формада агуланган. Аны хастаханәгә алып китү кирәк булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа