Әлмәттә "виртуаль" карта белән транспортта йөрү өчен түләү туктатылды
Җәмәгать транспортында йөргән өчен банк карталары, йә акча белән түләргә мөмкин.
10 марттан Әлмәт транспорт түләү системасы "виртуаль" банк карталарына хезмәт күрсәтүне туктата. Бу хакта Әлмәт транспорт идарәсе хәбәр итә.
Транспортта йөрү өчен әлеге түләү сервислары белән түләү мөмкин булмаячак:
– Apple Pay;
– Samsung Pay;
– Google Pay;
– Кошелек Pay.
Банк карталары белән, йә акча белән түләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа