Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Эшкә бирсәң чын күңел...

Наталья Симонова - «Әлмәтнефть» идарәсенең производствога хезмәт күрсәтү цехы токаре. Япь-яшь кызның бирегә эшкә килүенә инде кырык елга якын вакыт үткән.

Бүген ул тәҗрибәле, югары класслы белгеч, токарь эшен биш бармагы кебек белә. Ә цех аның өчен бер зур тату гаилә.

Эшен ни дәрәҗәдә яратуы турындагы сорауга ул кыска гына итеп: «Аннан башка үземне күз алдыма да китерә алмыйм!» - дип җавап бирде.

Яшь кыз үзен токарь станогы артында да күз алдына китермәгән. Мәктәптә укыган чагында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә хыялланган булган. Әм-ма гаилә хәлләре аркасында туган шәһәре Әлмәттән чыгып китеп, башка җиргә укырга бара алмаганлыктан, ул 65 нче һөнәри-техник училищега лаборантлыкка укырга керергә карар кыла. Тик бу белгечлеккә урын калмаган булу сәбәпле, кызга токарь белгечлеген үзләштерергә туры килә. Укуы тәмамлангач, 1983 елда билгеләнеш буенча ул «Әлмәтнефть» идарәсенең эксплуатация җиһазларын прокат-ремонтлау цехына эләгә. Бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт куя.

- Предприятиедә тәүге эш көнемне бү-генгедәй хәтерлим. Беренче тәэсирләр онытылырлык түгел, - дип искә ала Наталья Михайловна. - Коллектив мине җылы каршы алды. Мастерыбыз Салават Ибраһим улы Йосыпов шунда ук Анна Александровна Аввакумованы миңа остаз итеп билгеләде. Бу яктан бәхет елмайды дип саныйм, чөнки яхшы остаз - үз эшеңдә зур осталыкка ирешү юлында мөһим шартларның берсе. Минем металл коелманы детальгә әйләндерүнең барлык серләрен тиз-рәк беләсем килде, ул мине әлеге һөнәрнең бөтен нечкәлекләренә өйрәтте, барысын да станокта эшләп күр-сәтте, коллективка ия-ләшергә ярдәм итте. Без ул вакытта эшләп кенә калмадык, дуслаштык та, әлегә кадәр бик яхшы дуслар без.

Бер генә машинаны яки нинди дә булса җиһазны да кечкенә винт, гайка һәм болтлардан башка күз алдына китерүе кыен. Механизм көйле эшләсен өчен, бу болтларны һәм гайкаларны бик зур төгәллек белән кырып эшкәртергә кирәк. Бу төгәллеккә өйрәнү өчен токарь белеменә ия булу гына җитми, ә төрле фәннәрдән киң белемгә, билгеле бер физик сыйфатларга ия булу зарур. Кыскасы, әлеге һөнәр хатын-кыз түгел, әле һәрбер ир-атның да кулыннан килми. Әмма Наталья хезмәт юлында очраган барлык кыенлыкларны да уңышлы җиңәргә үзендә көч таба.

- Безнең эш беренче чиратта бик зур җаваплылык сорый. Чөнки барлык нефть җиһазларын уңышлы эксплуатацияләү күп яктан без эшкәрткән, җитештергән деталь-ләргә бәйле. Бу һөнәр иясе сызымнарны укый белергә, металл һәм башка материалларның үзенчәлекләрен белеп торырга, стандарт булмаган фикерләүгә, яхшы күз чамасына һәм хәрәкәтләр координациясенә ия булырга, кул белән эшли белергә тиеш, - дип сөйли Наталья Михайловна. - Миңа эшем ошый, аның башкаларга файда китерә торган булуы миңа зур канәгатьләнү хисе бирә.

Наталья Симонова цехның җәмәгать тормышында да үзен яхшы яктан күрсәтте. Күп еллар буена ул, хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил буларак, сәнәгый куркынычсызлык нормалары үтәлешенә кү-зәтчелек итте. Идарәдә генә түгел, «Татнефть» күләмендә дә спорт чараларында даими катнашып килде. Бүген ул ветераннар советы рәисе - туган цехының өлкән буын вәкилләрен кайгырта. Әйтүенә караганда, тату, бердәм коллективта эшләве аның өчен көч һәм илһам чыганагы булып тора.

- Мин һәр көнне цехка рәхәтләнеп барам. Анда мине яраткан эшем, туган коллективым көтә. Цех начальнигы Илдар Хәйдәр улы Сираев, профком рәисе Эльвира Сергеевна Әхмәтҗанова һәм башка хезмәткәрләрнең ярдәме миңа көч һәм иртәгәге көнгә ышаныч бирә. Эшлисе һәм башкаларга ярдәм итәсе килү теләгем көннән-көн арта гына бара, - ди ул.

Хезмәттә ирешкән уңыш-казанышлары өчен Наталья Михайловна Симонова «Татнефть» ААҖнең мактаулы нефтьчесе» исеменә, күп кенә Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды. Бар гомерен яраткан

һөнәренә багышлаган кеше буларак, ул ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый һәм эштән башка үзен күз алдына да китерә алмавын һичкемнән яшерми.

 

Надежда Степанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса