Яшьләрнең теләге исәпкә алыначак
Роллердромнан алып концерт залына кадәр: студентлар нефтьчеләр каласы башлыгына үз теләкләрен җиткерделәр.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәрнең урта-махсус һәм югары уку йортларында белем алучы активистлар белән түгәрәк өстәл уздырды. Очрашуда студентлар үзләрен борчыган сорауларны бирә, уку йортларына һәм тулаем җәмгыятькә кагылышлы теләкләрен, идеяләрен җиткерә алдылар.
Ремонт белән генә түгел
Студентларга уку йортларында һөнәри күнекмәләрен арттыру өчен урыннар булмау мәсьәләсе аеруча кискен булып чыкты. Әйтик, музыка көллияте вәкиле Азалия Зарипова үз уку йортында чыгыш ясау өчен залның җитәрлек дәрәҗәдә яхшы акустикага ия булмавын хәбәр итте. «Музыка көллиятендәге зал һөнәри таләпләргә җавап бирми, бу бик аяныч. Анда ремонт ясалды, диварларны агарттылар, рәшәткәләр элделәр, тик файдасы гына юк. Түшәм һаман шулай ук түбән, ә мондый шартларда музыкантка тавыш өстендә эшләү мөмкин түгел», - дип зарланды ул. Кыз проблеманың хәл ителешен студентлар өчен аерым мәйданчык булдыруда күрә. Анда яшьләр репетиция ясап кына калмыйча, шәһәр халкы өчен бушлай концертлар да бирә алырлар иде, дигән фикердә ул.
Физкультура көллияте студенты Виктория Назарова билгеләп үткәнчә, саллы ремонттан соң аларның уку йортында шөгыльләнү күпкә уңайлыга әйләнгән, әмма хәзер спринтерларга кирәк булган җиңел атлетика манежы юк икән. Ул әлеге спорт комплексының физкультурачыларның һөнәри үсеше өчен бик мөһим булуын ассызыклады һәм аны төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Әлмәт районы башлыгы ике корылманың да мөһимлеге турында яшьләрнең фикере белән килеште, әмма мондый күләмле объектларны төзү бик кыйммәткә төшәчәген билгеләп үтте. Тимур Нагуманов ассызыклаганча, киләчәктә бу проектлар барысы да һичшиксез шәһәрнең бер өлеше булачак. Атап әйткәндә, җиңел атлетика манежын төзү мөмкинлеге хәзерге вакытта тикшерелә, ул, барыннан да бигрәк, тагын да колачлырак бер проектның бер өлеше булачак. Музыкантларга исә альтернатив сәхнәдән файдаланырга тәкъдим ителде. «Хәзер без барлык микрорайоннарны җәлеп итү урыны буларак «Горький» яшьләр үзәген үстерү концепциясен эшлибез. Проект тикшерелә, территориядә объектларны ничек урнаштыру турында уйланабыз, блэк бокс та шулар арасында булачак. Бу залда идеаль акустика вәгъдә итә алмыйм, әмма ул төрле чыгышлар өчен универсаль була алачак. Әлегә музыка көллияте студентлары Яшьләр үзәгендәге сәхнәдән файдалана ала. Ул уңайлы урында урнашкан, һәрьяклап туры килә, бары тик аны тутыру ягын гына кайгыртырга кирәк булачак», - диде Тимур Нагуманов.
Юл газабы хәл ителерме?
Казан инновацион университеты филиалы студенты Камил Вәлиуллин, күп кенә курсташлары кебек үк, аңа да уку йортына барып җитү кыен булуын җиткерде. Җәмәгать транспорты начар йөри, кайвакыт маршрутын да үзгәртә, шул сәбәпле укуга соңга калган вакытлар була, дип зарланды ул. Студент мәсьәләнең хәл ителешен бары тик укучылар өчен генә аерым автобус паркы ачуда күрә. Шуның белән шәһәрдәге уку йортлары буенча билгеле бер маршрут булдырылыр, ә уку урынына барып җитү яшьләр өчен куркынычсызга әйләнер иде, ди ул.
Тимур Дмитриевич җәмә-гать транспорты мәсьә-ләсендә проблемалар булуы белән килеште, әмма быел автоном йөрештә тагын ун троллейбус сатып алу планлаштырылуын хәбәр итеп, моның вәзгыятькә уңай йогынты ясаячагына ышануын белдерде. Моннан тыш, хәзер яңа транспорт схемасын эшләү өстендә эш башланган. Ул нәкъ менә шәһәр үзәгендә пассажирлар ташуны тагын да нәтиҗәлерәк итүгә һәм билгеле бер маршрутларда транспорт көтү вакыты 3-7 минуттан артмасын өчен максималь тыгызлыкка ирешүгә юнәлтелгән.
Ял урыннары кирәк
Ачыкланганча, студентларны социаль тормышның барлык өлкәләре диярлек борчый икән. Уку белән генә түгел, ял турында да уйларга кирәк, дигән фикердә алар. Әйтик, нефть институты вәкиле Фәйрүзә Гыйбашева Әлмәттә Азнакайдагы кебек үк ачык бассейн булдырырга тәкъдим итте, чөнки гамәлдәге бассейн барлык теләүчеләрне дә сыйдырмый, аннары биредә бәяләрне дә арзан дип әйтеп булмый.
Ә КАИ филиалында белем алучы Максим Миннеханов шәһәрдә ял урыннары җитмәүгә басым ясап, роллердромны кире кайтаруларын сорады.
Беренче тәкъдимгә җавап йөзеннән Тимур Дмитриевич күлнең аргы ягында тагын да зуррак һәм бәясе һәркем өчен кулай булган бассейн ролен үтәячәк махсус конструкция кору идеясе белән уртаклашты. Ә роллерлар өчен мәйданчыкка килгәндә, хәзерге вакытта шәһәрнең төрле нокталарында иң беренче чиратта аларның җәйге вариантларын үстерү бурычы карала. Мондый юнәлештәге ябык корылма исә бик кыйммәткә төшәчәк. Шунлыктан мәсь-әләне җентекләп өйрәнү зарур.
Арина Сафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа