Эшче көчләргә ихтыяҗ зур
Хезмәт базарындагы хәлләр, пандемия белән бәйле вәзгыять, үзгәрешләр һәм быелдан кертелгән яңалык турында.
Сезнең игътибарга «ЮВТ-24» каналындагы «Шәһәр мохиты» тапшыруы студиясеннән мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Людмила Мирвәлиева белән актуаль темага әңгәмәне тәкъдим итәбез.
- Людмила Сергеевна, Әлмәттә эшсезләр күпме? Аларның гендер нисбәте, белем дәрәҗәсе нинди?
- 2022 ел башыннан безнең үзәккә эш сорап 132 кеше мөрәҗәгать итте. 20 се эш тапты инде. Узган ел эчендә 6 меңнән артык заявка эш-кәртелде, 3400 кеше (56%) эшкә урнашты. Быелның 1 гыйнварына эшсез буларак 700 кеше исәптә тора. Алар арасында хатын-кызлар 67%, яшьләр 14% һәм 14% пенсия алды яшендәгеләр. Югары белемлеләр 44%, урта-һөнәри белемгә ия булучылар 33%.
Кемнәргә сорау зур
- Кайсы тармакларда нинди кадрларга ихтыяҗ зур?
- Эшкәртү тармагы, файдалы казылмалар чыгару, аларны транспортлау һәм саклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, сәүдә. 1 февральгә заявка бирелгән вакансияләр 2400, шуларның 70% ы эшче белгечлекләр буенча. Бүгенгә КРС бораулаучылары һәм ярдәмчеләре, табиблар, шәфкать туташлары, пешекчеләр, кече тәрбиячеләр, сатучылар, җыештыручылар, фасовкалаучылар кирәк, шулай ук электромонтерлар, эретеп ябыштыручылар күп җитми. Кыскасы, эшче көчләргә ихтыяҗ тәкъдимнән артып китә. Мисал өчен, бүгенгә 300 дән артык шофер урыны буш, ә эшсезләр арасында нибары 20 шофер. Башкалар белән дә шундый ук хәл.
- Бу нилектән шулай?
- Монда уртача эш хакы, хезмәт шартлары нинди бит, шуңа бәйле. Кем әйтмешли, кеше яхшыракны сайлый.
- Эш бирүчеләр нинди эш хакы тәкъдим итә?
- Вакансияләр буенча алар тәкъдим иткән уртача эш хакы 26 мең тәшкил итә. КРС бораулаучысына 51 мең, табибка 50 мең, шоферларга 34 мең, җыештыручыларга 15 мең тәкъдим итәләр.
Пандемия йогынтысы
- Хезмәт базарына Covid-19ның йогынтысы булдымы?
- 2020 елда эшсезләр сизелерлек артты. Апрельгә ике тапкырга артсалар, августка инде эшсезләр саны 5200 кешегә җитте. Безнең оешманың 30 еллык тарихында мондый хәлнең булганы юк иде. Шул ук вакытта вакансияләр саны кимү дә күзәтелде. Әйтик, 1 апрельгә 2700 вакансия булса, ел азагына ул нибары 1500 гә калды. 2021 елда хәл бераз тотрыклыланды. Быелның 1 гыйнварына пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә җитә алдык. РФ Хөкүмәте, ТР җитәкчелеге дәүләт ярдәме буенча чаралар күрделәр. Әйтик, эшсезләрне эшле иткән эшмәкәрләргә, юридик затларга субсидияләр бирелде. Шулай ук эшсезлек буенча пособие артты, балигъ булмаган балаларга өстәмә түләүләр кертелде.
Кадрлар эзләү
- Табиблар җитмәү мәсь-әләсе ничек хәл ителә?
- Бу безнең шәһәргә генә хас түгел. Табиблар, шәф-кать туташлары җитми. Ә эшсезләр базасында андыйлар исәптә тормый. Кагыйдә буларак, алар эшне тиз табалар. Без сәламәтлек саклау идарәсе, башка эш бирүчеләр белән хезмәттәшлеккә әзер. Онлайн-әңгәмәләр үткәрү, аларны башка төбәкләрдән җәлеп итү мөмкинлегебез бар. Техник мәйданчык, ягъни интернетка тоташу мөмкинлеге, моның өчен җиһазландырылган бүлмәбез бар. Шулай ук башка тармак-ларда эш тәҗрибәбез дә юк түгел. Эш бирүчене үзебезгә чакырабыз да, ул турыдан-туры эш эзләүчеләр алдында чыгыш ясый. Кимендә айга бер тапкыр вакансияләр ярминкәсе үткәрәбез. 2021 елда алар саны 24 булды. Быелның гыйнварында инде беренчесе үтте. Мини-ярминкәләр, гомумшәһәр, махсус ярминкәләр була. Июнь башында каникулда эшләргә теләүчеләр өчен, ай саен инвалидлар өчен, октябрьдә гадәттә пенсия алды яшендәгеләр өчен ярминкәләр үтә. Эш бирүче көне рәвешендә тармак яр-минкәләре була.
- Мәшгульлек үзәге тарихында стандарт булмаган ярминкә булдымы?
- Әйе, эшне мөмкин кадәр төрләндерергә тырышабыз. Оешма, әйтик, шәһәр автоюллар идарәсе территориясендә шундый ярминкә үткәргән булды. Бездә мобиль офис, ягъни җиһазландырылган автомобиль бар. Шуның белән урынга барабыз, эш эзләүчеләр анда кадрлар хезмәте белән генә түгел, турыдан-туры мастер, участок начальнигы белән сөйләшә алалар. Нәтиҗә яхшы булды.
Җитди үзгәрешләр
- Соңгы вакытта булган үзгәрешләр ни белән бәйле?
- 2020 елда безнең үзәк федераль проект кысаларында службаның нәтиҗәлелеген арттыру буенча чарада катнашты. 2021 елда эш дәвам итте. Рәсми сайтыбызның йөзен, инстаграм сәхифәбезне үзгәрттек. Хезмәткәрләр тиешле униформа белән тәэмин ителде. Бинабыз функциональ секторларга һәм зоналарга бүленде. Хәзер администратор секторы бар - үзәккә килгән кешене хезмәткәр шунда ук күреп ала. Янәшәдә цифрлы сервислар секторы. Ул электрон формада гариза бирү өчен кирәк. Гаризаны «Работа России» цифрлы мәйданчыгы яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә була. Физик мөмкинлекләре чик-ле кешеләр өчен уңайлы терминал куелды. Моннан тыш, җайланма аша үзәк җитәкчелегенә хәбәр язып була. Эш бирүчеләргә дә хезмәткәрләр эзләү буенча индивидуаль эшләү мөмкинлеге бар. Кече һәм зур конференц-заллар җиһазландырылды. Аларда онлайн-әңгәмәләр, шулай ук тематик семинарлар да үткәрелә ала.
- Соңгы яңалык нинди?
- 2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләрнең кайберләре вакансияләр турындагы мәгълүматны турыдан-туры «Работа России» электрон цифрлы мәйданчыгына бирергә ти-ешләр. Болар - дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, унитар предприятиеләр, шулай ук эшләүчеләр саны 25 тән арткан эш бирүчеләр.
Людмила Воронина язып алды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа