Әлмәттә шарлавыклы буаларда чак кына батмый калган ир-ат медсанчастьтә вафат булды
Коткаручылар Үзбәкстанның 22 яшьлек гражданинын ярдан метр ярым ераклыкта коткара.
7 гыйнвар көнне көндез Әлмәттә буалар каскадында коткарылган ир-атның медсанчастьтә вафат булуы мәгълүм булды.
"Медиклар кулына тапшырганда ул исән иде, әмма, соңгы мәгълүматларга караганда, медсанчастьтә ул вафат булган",-дип хәбәр итте Әлмәт эзләү-коткару посты башлыгы Фәсхетдин Сыраев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа