Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яшәсен чүбек мендәре!

Күптән түгел бер коллегамны очраттым. «Фәлән төрле» чара үткәргәнсез икән, сайтта күрдем, минәйтәм. Әйе шул, кая барганны, нишләгәнне бөтенесен фотога төшереп сайтка куймасаң, эшең күренми бит хәзер, диде.

Чыннан да шулай бит, җәмәгать. Ул чарада син кем буларак, нинди вазифада катнашасың, анысы мөһим түгел.

Иң мөһиме - ул сурәттә си-нең булу һәм аны интернет челтәрендә дөньяга тарату. Әгәр дә шулай булмый икән, эшләвеңнең бәясе бер тиен. Ниндидер чара оештырып үткәрү, кирәкле эш башкару бик әйбәт. Ә менә шунда матур итеп, 32 тешеңне күрсәтеп елмайган килеш сурәткә дә төшсәң һәм аны интернетка да куя алсаң, ул бишләтә, унлата әйбәт булачак. Моны яңа туган сабыйдан башлап әби-бабайлар да, кулына Коръән тоткан хәзрәт тә шулай эшли. Ягъни күренү һәм күрсәтә белү кирәк.

Элегрәк, совет чорында авыл халкы салымны начар түли икән. Авыл советында кизү торучы апаңны рәис көн дә халыкка әйтергә, үгетләргә дип чыгарып җибәрә ди. Тик салым түләүче аз. Бер көнне рәис бу апаңны бик каты итеп сүккән. Син йөрмисең, чакырмыйсың, өйдән-өйгә йөри-йөри итекләрең бозга катып бетәр иде, дигән. Аптыраган апаң өенә кайткан да итекләрен суга батырып урамга чыгарып куйган. Ә үзе ятып йоклаган.Икенче көнне бозга каткан итекләрен киеп рәис янына киткән. Мескенкәем, яңа туган бозау кебек, басып тора алмый, аягы тая икән.

- Менә бүген ышанам йорттан-йортка кереп, кеше чакырып йөргәнеңә, - дигән рәис. - Итекләреңнән үк күреп торам.

Ул вакытларда шул, бүгенге кебек, песи балалаганын да төшереп йөрергә фотоаппаратлар юк дәрәҗәсендә иде. Кызганыч. Димәк, фотофакт булмаса, эшләгән булып саналмыйсың, эшең күренми.

Бүген шундый заман, күрмәсәләр төртеп күрсә-тергә, бирмәсәләр тартып алырга, ди бик тә дәрәҗәле бер ханым. Ә укытучым Зәкия апа миңа, «Эшләвен кем дә эшли, эшләгәнеңне язып барган чүбек мендә-рең булсын кешегә күрсә-тергә», дия иде. Алар замандашлар. Димәк, гомер буе шулай булган? Алай дисәң, «Эшләгәнең белән мактанма, сине кеше мактасын» дигән гыйбарә кайчан барлыкка килде икән? Кызык.

«Яшәсен чүбек мендәре!» дияргә кала инде алайса.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса