Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

200гә якын хезмәткәр эвакуацияләнде: Әлмәттә быел беренче янгын өйрәнүләре узды

Тагын 11 өйрәнүләр планлаштырылган.

Әлмәттә быел беренче янгын өйрәнүләре узды. Хезмәткәрләр янгын тревогасының тавышлы сигналын ишеткәч, үзләре эвакуацияләнде.

Бинадан барлыгы 188 хезмәткәр эвакуацияләнде. Укуларда сигез берәмлек техника һәм 32 шәхси состав катнашты. Янгын сүндерүчеләрнең бурычына барлык бүлмәләрне карау һәм эчтә кемнеңдер калу – калмавын ачыклау керде.

 Предприятиегә янгын куркынычсызлыгы шартларын яхшырту турында киңәшләр бирделәр. Аерым алганда, баскычлы янгын техникасы өчен парковканы буш тотарга. Әлмәт янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы шәхси состав куелган бурычларны үтәде, ди. Хаталар өстендә эшне бүлекчәдә йомгак ясаганда башкарачаклар. Искә төшереп киткәнчә, укыту тревогасы янгын сүндерүчеләрнең күнекмәләрен генә тикшерми.

"Бу өйрәнүләрдә, беренче чиратта, персоналның янгын сүндерү бүлекчәсе килеп җиткәнчегә кадәр эш – гамәлләре тикшерелә",-дип сөйләде Әлмәт янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Айнур Әхмәтшин.

Быел тагын 11 өйрәтү планлаштырылган. Алар һәр ай саен узачак.  

 

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса