Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә элекке "Мегаполис" бинасында киберспорт мәйданчыгы булдырырга мөмкиннәр

Мәсьәлә фикер алышу стадиясендә.

Әлмәттә элеккеге «Мегаполис» күңел ачу комплексын реконструкцияләү планлаштырыла. Бу мәсьәләне йомгаклау матбугат конференциясендә район башлыгы Тимур Нагуманов кузгатты.

""Горький" мәдәният сараен алга таба үстерү концепциясе бар, әлегә ул-фикер алышуда. Әлмәтлеләр аны «Мегаполис» буларак  белә. Бу, шулай ук, шәһәрдә иң өлкән биналарның берсе, ул өлешчә үзеннән-үзе архитектура һәйкәле булып тора. Әлмәттә-иске биналар аз һәм «Горький» мәдәният йорты безнең өчен зур әһәмияткә ия, без аны сүтергә теләмибез", – дип ассызыклады ул.

Башлык милекченең бинаны шәһәргә бушлай тапшыруы турында сөйләде. Хәзер аны үстерүнең соңгы концепциясе турында фикер алышалар. Үсешнең тәкъдим ителгән вариантларының берсе - «Мегаполис» базасында киберспортка өйрәтү өчен мәйданчык булдыру.


"Балалар төне буе уйный торган урын түгел. Алар тренер һәм профессионаллар белән моны дөрес эшләргә өйрәнергә җыелу урыны булачак.  Без киберспорт активистлары белән бу хакта сөйләштек. Бу шәһәргә җитми", - дип аңлатты Нагуманов.

 Элеккеге клубта киберспорт турнирлары узарга мөмкин. Шул ук вакытта башлык 2022 елда Әлмәттә район киберспорт турнирлары үткәрергә ниятләүләрен искәртте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса