Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Уеннан уймак чыкмасын

Кыш җитү белән, тән җәрәхәтләре алу куркынычы 15% ка арта. Бу, бозлавыкта егылып имгәнүдән бигрәк, петарда шартлату, пиротехник шоулар, бенгаль утлары яндыру белән бәйле.

Яңа ел якынлашкан чорда бәйрәм пиротехникасы иң популяр товарларның берсенә әйләнә. Сату, саклау һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәгән очракта, пиротехника иң куркыныч продукциягә әверелергә мөмкин.

Янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшчәнлек бүлеге әлмәтлеләргә пиротехник эшләнмәләрне махсус кибетләрдән, секцияләрдән генә сатып алырга кирәклеген искәртә. Товарның махсус сертификаты, эксплуатацияләү буенча идентификацион билгеләре, инструкциясе һәм яраклылык вакыты да күрсәтелгән булырга тиеш.

I класс куркынычлы бенгаль шәмнәреннән һәм шапылдавыклардан (хлопушка) кала, пиротехниканы биналарда, корылмаларда, янгын куркынычы булган объектлар территорияләрендә, тимер юллар тирәсендә, нефть-, газүткәргечләр һәм югары вольтлы электр линияләре янында, түбәләрдә, балконнарда, лоджияларда куллану тыела.

Яңа ел бәйрәмнәрендә иминлекне тәэмин итү максатында 2021 елның 20 декабреннән алып 2022 елның 9 гыйнварына кадәр ТР Министрлар Кабинетының 1194 нче санлы карары белән республикада махсус янгынга каршы режим кертелде.

Сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр һәм күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта пиротехник эшләнмәләрне кулланырга ярамый.

Шулай да бәйрәмне ялт-йолт килгән салютлардан, фейерверклардан башка күз алдына китерү кыен. Әлмәттә пиротехник эшләнмәләрне куллану буенча 4 урын билгеләнде. Болар - «Нефтьче» Мәдәният сарае янындагы мәйдан, шәһәр күле, Әлмәт сусаклагычы, Гафиятуллин һәм Әминов урамнары киселешендәге территория. Районның авыл җирлекләрендә дә 54 шундый мәйданчык булдырылган.

Әлмәтлеләргә шуны да белеп тору кирәк, рейдлар вакытында тиешле булмаган урында пиротехник эшләнмәләрдән файдалану ачыкланган очракта, гражданнар административ җа-ваплылыкка тартылачак.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозганнарга кесәләреннән 2-4 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк. Урындагы затларга исә штраф күләме 15-30 мең сум, шәхси эшмәкәрләргә - 30-40 мең сум, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Яңа елда мондый күңелсез очраклар булмасын өчен янгынга каршы таләпләрне үтәү зарур. Хөрмәтле әлмәтлеләр, үзегезнең һәм якыннары-гызның хәвефсезлеген кайгыртыгыз, бәйрәмнәрне күңелле һәм тыныч үткәрегез!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса