Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яшел чыршы, балкып торчы...

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Шуңа хәзер күпләр Яңа елның төп символын - чыршы эзләү белән мәшгуль.

«Яшел гүзәлләр»не Әлмәттә унлап урында саталар. Чыршы базарлары елдагыча 31 декабрьгә кадәр эшләячәк. Иң популяр урын - Үзәк базар территориясе. Биредә чыршыларның төрле биеклектәгесен сатып алырга була. Бәяләр былтыргы белән чагыштырганда алай сизелерлек үсмәгән. Мисал өчен, биеклеге бер метрдан башланган чыршының бәясе 300 сум тора. Шул биеклеккә карап, чыршы бәяләре өскә үрмәли. Ике меңлеге - иң кыйбаты. Аларны безгә Ульяновск, Оренбург якларыннан алып килгәннәр. Чиләбе ягыннан килгән наратларны исә 400 сумнан саталар. Бәяләрне бераз «төшерү» турында сүз дә юк. Сатучылар хәтта ботакларны да «эшкә җиккәннәр» - ылыслардан букетлар ясап, 100 сумга саталар. Йортка Яңа ел бәйрәмендә хуш исле нарат исе чыгарырга дип, халык аларны бик теләп ала.

Яңа ел символы тиз арада энәләрен коярга, саргаеп китәргә мөмкин. Чыршы, нарат якынча өч атналап саклана. Ләкин аларның гомерен озайтырга була. Чыршыны алдан алып куймаска, декабрьнең 20-25 ләре җиткәч кенә урнаштырырга киңәш итә белгечләр. Алар чыршыны бүлмәгә алып кергәнче, бер-ике сәгать балконда тотып алырга да кушалар. Бу агач җылы температурага акрынлап ияләнсен өчен эшләнә икән. Урнаштырыр алдыннан агач төбен кисеп алу зарур. Шул рәвешле ботак бүленеп чыккан сумаладан арына, ә сумала калса, ул дымны тартып тора алмаячак.

Чыршыга акча әрәм итмичә, урманнан кисеп алып кайтырга теләүчеләргә шуны гына әйтәсе килә - бара күрмәгез! Әлмәт урман хуҗалыгы инспекторлары ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмый калу максатында даими рәвештә 31 декабрьгә кадәр кизү торачаклар. Исегезгә төшерәбез, урман үсентеләрен законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, урындагы затларга 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.

Урман законнарын бозу фактлары турында 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8(843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ГБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса