Әлмәтнең нефть институты студентлары Әлмәт балалар йорты тәрбияләнүчеләренә ярдәм иткән
"Җылы кабул итүләре өчен Әлмәт балалар йортына зур рәхмәт, очрашуларыбыз ешрак узар дип өметләнәбез", - диләр волонтерлар.
Студентлар төрле мастер-класслар үткәрделәр, җырлар җырладылар, балалар белән аралаштылар. Очрашу бик җылы һәм күңелле үтте. Чара ахырында студентлар балаларга кечкенә күчтәнәчләр бүләк иттеләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia