Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

2020 елның апреленнән РФ Хөкүмәте тарафыннан кешене инвалид дип тануның килеп туган эпидемиологик вәзгыять белән бәйле кайбер үзенчәлекләре билгеләнде

Мондый тәртип 2022 елның мартына кадәр гамәлдә булачак.

Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында гражданнарга медицина-социаль экспертиза Инвалид дип тануның вакытлы тәртибе нигезендә үткәрелә. Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәтенең 16.10.2020 елгы 1697 санлы карары (21.09.2021 елгы 1580 санлы карары редакциясендә) белән расланган Вакытлы тәртип гамәлдә.
Гражданнарның инвалидлыгын дәлилләү читтән торып үткәрелә. Моңа кадәр инвалид дип танылган һәм инвалидлык срогы әлеге Тәртип гамәлдә булган чорда тәмамлана торган гражданнарга, медицина-социаль экспертизага юлламасы булмаган очракта, инвалидлыклары автомат рәвештә 6 айга озайтыла.
Инвалидлык сроклары тәмамлана торган гражданнар турында мәгълүматны безнең бюрога РФ Пенсия Фонды бирә. Безгә андыйларның исемлеге инвалидлык сроклары тәмам-ланганчы 7 календарь көн-нән дә соңга калмыйча килә, бюрода карар шушы срок тәмамланганчы 3 эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Әзер документлар гражданнарга заказлы хат белән җибәрелә. Мондый тәртип 2022 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак.
Өлкән кешеләр арасында беренчел инвалидлыкның төп сәбәбе булып, элеккечә үк, яман шеш авырулары тора (алар өлеше 36%). Икенче урында - кан әйлә-неше системасы авырулары (бу якынча 29%) һәм өченче урында - сөяк-мускул системасы һәм тоташтыргыч тукыма авырулары (6%).
Беренче тапкыр инвалидлык билгеләнү очрак-ларының иң күбесе пенсия яшендәге гражданнарга туры килә - якынча 60%.
Беренчел инвалидлык структурасы инвалидлык төркемнәре буенча түбән-дәгедән гыйбарәт: 24% - I төркем, 35% - II төркем, 41% - III төркем. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, бюро карары белән килешмәгән очракта инвалид аңа карата шикаять бирә ала, бу очракта экспертиза аның теләге буенча күзгә-күз үткәрелә.
Баш бюрода бөтен тиешле санитар саклану чаралары күрелгән. Кешенең тире катламын, кием-салымын һәм аяк киемен салкын томан ысулы белән эшкәртү өчен дезинфекцияләүче шлюзлар куелган. Бу кабиналар тәнгә кагылмыйча гына, тавыш сигнализациясе белән температураны үлчәү өчен инфракызыл прибор, кулларны дезинфекцияләү өчен диспенсер белән җиһаз-ландырылган.
Медицина-социаль экспертизага юлламалар бюрога шулай ук гражданнар катнашыннан башка, электрон ведомствоара хезмәттәшлек системасы ярдәмендә килә. Медицина оешмалары электрон документ рәвешендә юллама формалаштыралар. МСЭ үткәрүгә кирәкле белешмәләрнең дөреслеге өчен алар җаваплы.


Авыруга бәйле рәвештә кирәкле медицина тикшерүләре исемлеге Россия Хезмәт министрлыгының 402н санлы һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 10.06.2021 елгы 631н санлы уртак боерыгы белән расланган.
Әгәр бюрога тапшырылган МСЭга юлламада әлеге исемлек буенча тикшерү нәтиҗәләре турында мәгъ-лүматлар юк икән, бюро 3 эш көне дәвамында аны, кире кагу сәбәпләрен язмача нигезләп, медицина оешмасына кире кайтара, бу хакта гражданинга да (аның законлы яисә вәкаләтле вәкиленә) хәбәр итә. 

Медицинаоешмасы МСЭга юллама кире кайтарылган көннән алып 14 эш көне дәвамында аны медицина тикшерүләре нәтиҗәләре турындагы белешмәләр белән тулыландыра, кирәк булган очракта медицина тикшерүләре үткәрә һәм гражданинга (аның законлы яисә вәкаләтле вәкиленә) хәбәр итү белән бергә аны бюрога кабат тапшыра.


Менә шундый хезмәттәшлек ихтимал хаталарның алдан ук бетерелүенә һәм инвалидлыкны дәлилләү мәсьәләсенең һичшиксез тикшереләчәгенә гарантия булып тора.

 


 Айрат Хәсәнов, 20 нче медицина-социаль  экспертиза бюросы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса