Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кеше китә, истәлекләр кала

Әллә нинди заманда яшибез. Киләчәккә генә түгел, хәтта иртәгәге көнгә дә планнар корырга куркыныч булып китә.

Әле генә сөйләшеп, көлешеп торган кешеләрнең берникадәр вакыттан арабыздан китүе әнә шундый күңелсез уйларга этәрә. Быел гына да күпме танышыбызны югалттык. Яшьләр дә, әле җир җимертеп эшләүчеләр дә, лаеклы ялда булучылар да бар арада. Йөрәк әрни, күңел сыкрый. Василий Иванович Самойловның да вакытсыз үлеме безнең өчен тетрәндергеч булды. Бик игътибарлы җитәкче, шәхес иде. Журналистларны нәкъ Ришат Фазлытдинович Әбүбакиров кебек исем-фамилияләп белә иде. Чөнки алар каләм ияләре белән аралашып, ачык булып, һәр сорауга, проблемага сине башка җитәкчегә юлламыйча, үзләре җавап биреп яшәделәр.

Лаеклы ялда булгангамы, алар белән бәйле вакыйгалар еш искә төшә. Элек киңәшмә-җыелышлар, утырышлар күп уза иде. Әлбәттә инде, безне, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен дә чакыралар. Кайчакларда бу сөйләшүләр озакка сузыла. Ә безнең тизрәк кайтып язасы, сайтка урнаштырасы бар. Киңәшмәләрнең азагына кадәр һич кенә дә утырасы килми. Видеокамера тотканнарга җиңел, төшерәләр дә, тиз генә чыгып китәләр. Дөрес, безнең дә киңәшмә азагына кадәр утырмаган чаклар булды. Ләкин Василий Иванович рәислегендә үткәннәреннән чыгып китеп кара син. Алай да бервакыт талпынып караганым хәтердә. Басып, ишеккә юнәлүем булды: «Апачаева, син кая киттең, киңәшмә бетмәде бит әле», дигән сүзләр кире урыныма утыртты. Менә шулай, һәрберебезне таный, урамда очраганда хәлләрне сораша иде ул.

Быел көзен «Әлмәт таңнары»нда озак еллар сәркатиб булып эшләгән Нәсимә Әхмәтҗанованы да аяусыз вирус алып китте. Киң күңелле, ярдәмчел кеше иде. Авыру әнисен, каенанасын, ирен тәрбияләп, соңгы юлга озатты, туганнары, кызлары, оныклары өчен ут йотып яшәде. Элек туган көннәрдә коллектив белән бер-беребезнең өйләренә йөрү гадәте бар иде. Нәсимә Мәгъсүмовнада берничә тапкыр булдык. Һәрвакыт кызлары котлауларыбызны, күңелле итеп утыруларыбызны видеога төшерде. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә: «Кунакка килегез әле, теге видеоларны карарбыз, бергә эшләгән чакларны искә төшереп утырырбыз», дигән иде. Кызганыч, барырга өлгермәдек. Дөнья куабыз бит, вакыт җитми. Нәсимә белән булган бер кызыклы хәлне әле дә елмаеп искә алабыз. Ул чакта газетаның баш мөхәррире Гөлгенә Кәримова иде. Аның кабинетына без, журналистлар, чираттагы газета санын планлаштырырга җыелган идек. Шулчак кемдер кабул итү бүлмәсенә керде дә: «Мөхәррир үзендәме, янында кеше юкмы?» - дип сорады. Нәсимәнең: «Үзендә-үзендә, бер кеше дә юк, журналистлар гына», дигән тавышы ишетелде. И рәхәтләнеп көлгән идек шунда.

Хатирәләр күп. Шагыйрә Энҗе Мөэминованың кызы Роза Ахунова белән бик күңелле эшләдек. Аннан язып алынган мантый, кыстыбый һәм башка рецептларны әле дә файдаланам. Газетабызда тирән эз калдырган Рәхилә Спиридонова, Ландыш Нуретдинова, Энҗе Габдрахманова, Илдар Хөсни һ.б. белән бәйле якты истәлекләр дә хәтердә. Язмыштан узып булмый, диләр. Бакыйлыкка күчкәннәрнең урыннары оҗмахта булсын. Ә без исән чакта якыннарыбыз, дус-танышлар белән очрашырга вакыт табыйк.

 

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса