Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

ЗАГС идарәсе белгечләре Әлмәттә 1900 нче бала туу турындагы актны теркәде

Сабый 9 ноябрь көнне Луиза Сергей кызы һәм Ришат Ринат улы Низаметдиновлар гаиләсендә дөньяга аваз салган.

Балага Эмилия дип исем кушканнар. Сабыйларының якты дөньяга туып, тәүге тапкыр аваз салуыннан да шатлыклырак вакыйга бармы икән әти-әни өчен?! 16 ноябрьдә бәхетле ата-ананы ЗАГС идарәсе белгечләре тәбрикләде һәм тантанага килгән әти кешегә сабыйның беренче дәүләт документын - туу турындагы таныклыгын тапшырдылар. «Сезне кызыгыз туу белән котлыйбыз! Сабыегыз сәламәт, бәхетле булып үссен! Ә сезгә шушы нәни могҗизаны тәрбияләүдә көч, сабырлык, муллык, шатлык һәм бәхет телибез! Тормышыгызны бары күңелле мәшәкатьләр һәм сөенечләр генә бизәсен!» - диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса