Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Берәү алдый, берәү алдана

Кичәге көн - бүген инде тарих.

Ике ел элек Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасы алдыннан театрда шигърият турында сөйләшү булган иде.

«Совет чорында шагыйрьләр чынбарлыкны язганмы, әллә совет идеологиясе басымы астында иҗат иткәнме? Дөреслек шулай чагылганмы? Әллә дөресен язмаганнармы?» - дип, шактый кызыклы, затлы бәхәс-әңгәмә корган идек.

Быел вәзгыять үзгәрде. Әле тантана башланырга ике сәгатькә якын вакыт бар иде. Гадәттәгечә, театрның матур фойесында җыелып, бер төркем язучылар, журналистлар «Бүгенге чынбарлыкны ничек язарга? Гомумән, язарга кирәкме?» дигән темага фикер алышырга булдык.

Чыннан да, чынбарлыкны язсаң, куркыныч кебек. Кешеләрне, җәмгыятьне куркытудан ни файда? Болай да безнең халык гомер буе куркып яшәгән. Димәк, дөресен язып куркытудан файда юк. Бүген никадәр стресс - эштә, транспортта, өйдә һәм башкалар. Кешеләрне ник һаман куркытып торырга, диләр берәүләр.

- Әлегә бу турыда гомумән язмый торырга. Бераз ачык-лана төшкәч язу яхшырак булмасмы? Язарсың, ә ул бик үк тулы, дөрес мәгълүмат булмаса? - ди бер язучы.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укучылар хәтерлидер. Шактый еллар узгач, ул инде берәүдән дә курыкмыйча, җаны әрнеп, үзенең бала чагы турында язды. Ашарга ипи, мичкә ягарга утын, өскә кияргә кием булмаганда, мәктәп линейкаларында «Без бәхетле илдә яшибез», дип җырлап тора идек, ди. Әйе, әле ул елларда Мөхәммәт Мәһдиев танылган язучы түгел, бала гына. Тик ул вакытта да классик язучылар яшәгән бит.

Яхшы, чынбарлыкны матурлап языйк, курыкмасын халык. Ә еллар узгач, тарихчылар, белгечләр без язганнарны күтәрерләр дә, «Карагыз әле, теге елларда гел булмаганны язып, халыкны алдап ятканнар», диярләрме?

Бер күренекле язучыбыз: «Чын дөреслек ул еллар узгач кына ачыклана. Хәзер язганнар ул фактлар, уйланулар, күзәтүләр булырга мөмкин. Аны көндәлекләр рәвешендә язып барырга да мөмкин. Төрле кеше бар бит. Кемнедер азрак куркытырга кирәк, шунсыз уйланмый, туктамый. Үзе турында да уйламый, башкаларны да. Икенче берәүләре нәрсә әйтсәң дә бик тиз ышана, минем хатын кебек. Мин бер үк әйбер белән хатынны көнгә дүрт тапкыр алдасам да ул ышана. Шундыйлар да бар. Язган материал төрле кешегә исәпләнгән булырга тиеш», - ди.

Әлбәттә, бөтен нәрсәдә чама хисен белү кирәк. Дөреслекне дә башкалар уйланырлык, дөрес нәтиҗәләр ясарлык итеп бирергә мөм-кин ич. Хаклык еллар узгач ачыла дип, көтеп ятып та булмый. Сүз дә юк, матур ялтыравыкка күпләр кызыга. Матур ялганга ышанасылары килә. Ә тормыш үзенекен раслый.

Әйе, бүген бит базар заманы. Һәркем үзе теләгәнне эзли. Берәү базарга ит сатарга килгән. Ит алучы килгән дә моңардан: «Сарык итеме?» - дип сорый икән. Әйе, дигән сатучы. Теге кеше борылып китеп барган. Икенчесе килгән дә: «Бу кәҗә итеме?» - дип сораган. Кәҗә ите, дигән сатучы. Бераздан өченчесе килеп: «Сыер итеме?» - дип сораган. Әйе, сыер ите, дигән сатучы. Бу кеше дә борылып киткән. Шуннан соң моның янәшәсендә сатып торучы: «Нигә син берсенә сарык, икенчесенә кәҗә, өченчесенә сыер ите дип әйтәсең», - дигәч, «Мин кайдан белим кемгә нинди ит кирәген?» - дигән.

Нихәл итәсең, базар кайный. Берәү алдый, берәү алдана.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса