Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Барыгызны да күреп китәм

Дустыбыз, фикердәшебез, тыйнак, эчкерсез Абрек Акмал улы Шәйдуллин 21 октябрьдә арабыздан китте.

Абрек абый китап басу һөнәрен үзләштергән полиграфчы, китап кадерен белә торган, һәр сүзгә игътибарлы бик яхшы белгеч иде. Язучылар, журналистлар белән аралашып, дуслашып яшәде. Очрашканда Абрек абый белән яңа китап-лар, матбугат хәбәрләре турында фикерләшү һәрвакыт матур бер гадәт булды. Ул яңалыкларны безгә карганда тизрәк белә иде.

Әлмәттә милли хәрәкәтне оештыручыларның берсе Абрек абый. Ул елларда без, милли хәрәкәткә йөрүчеләр, кызу канлы, бар проблеманы тиз чишәргә омтыла идек. Абрек абый безнең арада тыныч кына кешеләрне дуслаштыра, килештерә белә торган, урталыкны табучы булды. Шуңа аның тәэсире көчле иде. Әле Чечняда кан коюлар туктамаган заманда, башбирмәс республикага барып, аның Русия идарәчеләре дошман күргән җитәкчеләре белән очрашу, аларга татар халкының теләктәшлек хисләрен җиткерүгә бик азларның гына йөрәге җитәр иде. Ул, мең авырлык-ларны җиңеп, бу эшне башкарды.

Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Разим Вәлиуллин аның якын дуслары булдылар. Мәшһүр Илһам Шакиров белән якташларча, дусларча аралашты. Миргазиян абый Әлмәттә яши башлагач, янына барып, кулыннан килгәнчә аңа гел булышып торды.

Кешеләргә ярдәм итү аның табигатеннән килгәндер. Хатыны озак еллар авырый, аның бер зарланганы булмады. Бар өй эшләрен үзе башкарып, башка мохтаҗларга да кулын сузып, җәмәгать эшләренә дә вакыт табып яшәде.

Соңгы вакытта Абрек абый белән Тукай көннәрендә очраша идек. Аның йөрәге авырта иде. Даруын учына кысып килер: «Аяк йөргәндә, киләм әле, барыгызны күреп китәм», – дип, һәрберебез белән исәнләшеп чыгар иде. Аягында йөреп, йоклаганда китеп барган.

Син һәрчак безнең күңелләрдә булырсың, Абрек абый.

Зәрия Хәбипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса