Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ДЦП белән авыручы балалар өчен тернәкләндерү үзәге волонтерлары дәвалау дәресләре һәм уеннар үткәрәләр

ДЦП диагнозлы балаларның күбесе өйдә укый һәм яшьтәшләре белән аралашмый диярлек.

Әмма Әлмәттә коммерцияле булмаган проект бар - ул «Город здоровой улыбки» тернәкләндерү һәм адаптация үзәге. Анда волонтерлар балалар өчен дәресләр үткәрәләр, уеннар һәм кечкенә спектакльләр оештыралар, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнәләр. 

Һәр дүшәмбе кичләрен балалар килә. Аларның биредә  үз расписаниесе бар, дәресләр һәм педагоглар көтә. Статистика буенча, ДЦП белән авыручы балаларның 70% ы өйдә укый һәм яшьтәшләре белән сирәк аралаша. 2018 елда психология факультеты деканы Марина Шорина моны үзгәртергә һәм аерым балалар өчен тернәкләндерү үзәге ачарга карар кыла.

Идея 2018 елда грант ярдәме ала һәм «Город здоровой улыбки» үзәге үзенең беренче дәресләрен үткәрә.

Балалар өчен иҗади үсеш, логопедия һәм дәвалау физкультурасы буенча дәресләр оештырыла.

Балалар белән 10 волонтер шөгыльләнә. Аларның һәркайсының мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү сертификаты бар.

Волонтерлар белән бергә балалар әкият темасына биремнәр башкаралар, кечкенә спектакльләрдә катнашалар, музыка коралларында уйныйлар, яшьтәшләре белән аралашалар.

Хәзер үзәк ирекле иганәчеләр ярдәмендә эшли.

Үзәк яңа тәрбияләнүчеләрне кабул итәргә әзер. Волонтерлар балалар белән һәр дүшәмбе көнне кичке 5тә очраша. Кайбер балаларны Азнакайдан һәм Җәлилдән алып киләләр.

Бүген биредә 21 бала шөгыльләнә.

 

 

Чыганак

Фото: скриншот инстаграм

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса