Каладан – салага
Эшләгән – тешләгән, ди халык. Аңа «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән әйтемне дә өстәсәң, тук һәм сәламәт... авыл кешесе образы килә дә баса.
Чупай авылында гомер итүче Илгизә ханым Иванова белән танышкач та, аның авыл кешесе икәненә шигем туды. Баксаң, тоемлавым хак икән: Актүбә бистәсенең күпфатирлы йортларының берсендә туып-үскән, гомерен спортта уздырган ханым инде пенсионер.
Гәрчә, сылу гәүдәсе, янып торган күзләре һәм шома йөзләре яшен чынлыктагыдан күпкә киметсә дә. Гомер буе авылда йорт сатып алып, кәҗә асрарга хыялланган икән ул һәм бу нияте нибары 4 ел элек кенә тормышка ашкан. Шулай итеп, ул чупайлы булып куйган.
– Күптән эзләдем мин күңелгә ятышлы авыл йортын. Каладан ерак булмасын, шул ук вакытта авылча гадилек тә булсын дидем. Әлмәтнең якын-тирә авылларында игъланнар буенча күп йөрдем. Эзләгәнемне Чупайда таптым, ниһаять! Чөнки ул, беренчедән, минем күзаллавыма тулысынча туры килде, икенчедән, хәлиткеч фактор булып йортның кәҗәләре белән бергә сатылуы булды,- ди Илгизә ханым.
Шулай итеп, берьюлы ике куянның койрыгын бергә тотып, Илгизә Индусовна кәҗәле авыл кешесе була да куя!
Илгизә Индусовнаның кәҗәләре күп, ата, ана һәм бәтиләре белән бергә аларның саны 10 га җитә. Алар арасында гадиләре дә - асылда бу токым ак рус токымы дип атала, нубий кәҗәләре дә бар.
– Бер төрлесен асрап карадым, икенчесенә күчтем, аларны кушу юлы белән мине тулысынча канәгатьләндерә ала торган токым чыгарасым килә. Нубий кәҗәләре популяр, әмма башкаларга карата зуррак игътибар сорый торган җан ияләре, – дип маллары белән таныштырырга ашыга Илгизә ханым.
Интернет челтәрендә нубий токымлы кәҗәләр хакында мәгълүмат бик күп. Аларны сәнәгать масштабында да, дача участокларында да үрчетәләр. Ит, йон һәм сөт алу өчен асрыйлар. Кәҗәләр шактый зур һәм 100 кг га кадәр җитә, гәрчә уртача күрсәткечләр 60-80 кг булса да. Тәүлегенә уртача 3-3,5 л сөт бирә.
Аларны борынгы кешеләр белән әле 9,5 мең ел элек кенә яшәгән дигән фикер дә бар. Токымның бүгенге вәкилләре соңрак - 19 гасыр ахырында Бөекбританиядә чыгарылган.
Кәҗә – ирек сөюче хайван, шуңа аларны иректә йөртер өчен мөмкинлекләр булса иде дип тә хыяллана.
– Үзем белән җитәкләп йөртеп кайтсаң, сөте шундук артып китә. Гаиләбездә үзем дә, әнием дә, кызларым-оныкларым да сөтен бик яратып эчәбез. Кәҗә сөтеннән шул ук сыер сөтеннән ясала торган барлык продуктларны – каймак, май, эремчек һәм сыр әзерлим, – ди Илгизә ханым.
Илгизә Индусовна исә үзен сыр ясау остасы дип санамый, әмма сәламәт яшәү рәвешен яратучы кеше буларак (ул яшьтән җиңел атлетика белән шөгыльләнә, чаңгыда йөгерә) үз гаиләсе өчен дә, заказга да сыр пешерү белән мавыга.
Сүз уңаеннан
Кәҗә сырлары үзенчәлекле тәме аркасында бик кыйммәт йөри. Файдасы да зур. Беренчедән, андый сырлар сыерныкына караганда яхшырак үзләштерелә. Икенчедән, анда ашказаны-эчәк тракты эшен
торгызырга гына түгел, организмда алмашу процессларын җайга салырга да ярдәм итәчәк файдалы бактерияләр күп. Моннан тыш ул гипоаллерген. Сыер сөтеннән җитештерелә торган бөтен продукциягә аллергия белән интеккән кешеләр өчен ул алыштыргысыз булып санала. Тәме, кагыйдә буларак, йомшаграк. Кәҗә сөтеннән банон, брынза, валанс, кер де шевр, манчего, Пикодон, пулиньи-сен-пьер, танги, үзенчәлекле зәңгәр сыр, фета, халлуми ясап була.
РӘДИФӘ НОГМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа