Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстан күп функцияле үзәкләре QR-код алырга теләүчеләр саны арту сәбәпле көчәйтелгән эш режимына күчерелде

Бу атнаның якшәмбесендә дә барлык офислар да 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Татарстанда күп функцияле үзәкләр көчәйтелгән эш режимына күчерелде. Бу республикада яшәүчеләрнең күбесе QR-кодлар алырга һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын расларга теләүләре белән бәйле. Мәгълүматны ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Гадәттәгечә, күп функцияле үзәкләр офисларына бөтен республика буенча 15 мең кеше мөрәҗәгать иткән, ә 13 октябрьдә бу сан 25 меңгә кадәр арткан", – дип хәбәр итте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Хәйруллин, гадәттә, 122 телефоны буенча кайнар линиягә 4 мең шалтырату килә, ә  бу көннәрдә әлеге сан 20 813 тәшкил итте, дип өстәде.

Шуңа бәйле рәвештә ведомство хәбәр итә, бу якшәмбедә күп функцияле үзәкләрнең  барлык офислары 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Әмма бу көнне татарстанлылар бары тик дәүләт хезмәтләре һәм хисап язмасын раслау белән бәйле мәсьәләләр буенча гына мөрәҗәгать итә ала.

Исегезгә төшерәбез, РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын раслауны өйдә банкның мобиль кушымтасы аша мөстәкыйль рәвештә эшләргә була.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса