Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ләйсән Сафина: «Мин президенттан фатир сорар идем»

Унынчы сыйныфта укыганда ук ул инде төпле фикерле, үз-үзенә ышанган, үз фикере, әйтәсе сүзе булган укучы иде.

Студент елларында да, аннан соң да элемтәләр югалмады. Укытучысы буларак, үземә карата эчке бер хөрмәтен тоеп тора идем.

«Идел» Яшьләр үзәгендә янып, фанатларча эшләвенә сокланып, шатланып кабул иттем. Узган ел безнең юллар «Татмедиа»да кисеште.

Ул зыялы, кызыклы шәхес, кызыклы әңгәмәдәш. Тел, милләт, бүгенге татар матбугаты, Әлмәттәге татар мохите турындагы фикерләре газета укучыларга кызык булыр дип, сөйләшүебезне сезнең хозурыгызга тапшырырга булдык.

- Ләйсән, журналистика бүлеген тәмамласаң да, әлеге өлкәгә урау юллар урап, күптән түгел генә килдең. Бу хезмәткә килүне үзең ничек кабул иттең?

- Журналистика белән 8-9 нчы сыйныфларда шактый гына кызыксына башладым. Университетта укыганда «Татмедиа» урнашкан бинага практикага килә идек. Шул вакытта миндә, кайчан гына шушында эшли башлармын икән, дигән хыял бар иде. Журфакны тәмамлап, 13 ел «Идел»дә эшләгәннән соң, монда эшкә чакыргач, хыялларның тормышка ашуына тагын бер кат инандым. Мин һәрвакыт татар иҗтимагый хәрәкәтендә катнашырга тырыштым. Минем монда килүем дә шул ук татар темасы белән бәйле. Бу мине сөендерә. Монда миңа ошый һәм мин үземне 100% үз атмосферамда итеп кабул итәм.

- Озак еллар яшьләр белән эшләү тәҗрибәң «Татмедиа»да бүген ярдәм итәме?

- Яшьләр сәясәте ул бик кызыклы өлкә һәм һәрвакыт динамикада, үзгәрештә. Анда һәрвакыт ниндидер яңалык бар. Яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләгән һәркем күпмедер дәрәҗәдә яңалыкның инициаторы булырга тырыша. Бу, билгеле, миңа шактый нык ярдәм итә. «Идел» Яшьләр үзәгендә эшләү миңа зур ярдәм булды. Бүгенге көндә «Татмедиа» – миңа бер үсеш баскычы. Мин аны шулай кабул итәм.

- Ләйсән, бүгенге татар яшьләренә татар телендә аралашуга нәрсә комачаулый? Ник бүген татар теле тиешле дәрәҗәдә гамәлдә йөрми?

- Татар яшьләре татар телендә аралашсын өчен иң беренче чиратта тулы канлы мохит кирәк. Мәсәлән, кеше өеннән чыгып китә. Ул машинасына утырамы, заправкага туктыймы, җәмәгать транспортына эләгәме – анда мохит булырга тиеш. Кибеткә килеп керә икән, мохит булырга тиеш. Бала мәктәпкә барып керә икән, анда да тел мохите булырга тиеш. Татар зыялыларының «Телне өйдә саклап була» дигән фикере белән мин, гомумән, килешмим. Чөнки өйдәге тел – ул кухня теле. Ә җәмгыятьтә кабул ителгән кануннар буенча, тел ул һәрвакыт үзгәрештә, динамикада булырга тиеш. Шуңа күрә без аны кухняга гына төртеп кертеп, ул телне берничек тә үстерә алмыйбыз. Ягъни, әдәби тел дә, фәнни тел дә трансформация кичерми. Кызганыч, безнең хөкүмәт тарафыннан татар теленең кирәклеге зур җыеннарда матур итеп, купшы итеп сөйләргә кирәк булганда гына кулланыла дип кабул итәм. Һәм моны дәлилли алам. Безгә татар яшьләре киләләр. Без аларга татар телен белергә кирәк, төрки халыклар белән аралашу өчен үзегезнең айкьюны үстерергә кирәк, дип дәлилләр китерәбез. Һәм шул баланың гади генә бер соравы бөтен эшләгән эшне чәлпәрәмә китерә. «Апа, зачем мне ваш язык в Тюмени? С кем я там должен разговаривать?» – ди. Мин инде әти-әниегез, әби-бабагыз белән сөйләшегез дигәч, «У нас и бабушки, и дедушки не разговаривают», – диләр. Кызганыч, ләкин бит бу чынбарлык. 90 нчы елгы күтәрелеш елларында барлыкка килгән мәктәп-гимназияләрдә укыганнар соңгы буын түгелме? Яңадан без андый буынны үстерә алырбызмы? Шундый сораулар мине бик борчый.

- Әлмәт шәһәренең Риза Фәхреддин исемендәге татар гимназиясен тәмамлаган укучы буларак, бүген шәһәрнең татар мохитен ничек бәялисең?

- 2004 елда Казанга укырга киткәннән соң мин анда яңадан әйләнеп кайтмадым. Билгеле, мин биредә практикалар уздым. Чын дөресен әйткәндә, Әлмәттә татар мохите бервакытта да зур үсештә булды дип әйтә алмыйм. Хәтта Чаллы белән чагыштырганда да. Билгеле, аның учаклары бар иде. Шул ук татар гимназиясе, драма театры, язучылар берлеге, газета редакцияләре, китапханәләр. Андый үзәкләр бар Әлмәттә. Ләкин системалы рәвештә аларны үсеш кичерә дип әйтә алмас идем. Кызганыч, татар гимназиясен тәмамласак та, хәтта минем классташлар арасында да татарча аралашучылар елдан-ел кими бара. Безнең балалар татар телен белергә тиеш дигән идея бар, идея яши. Уку-укыту системасы белән ул идея безнең канга сеңдерелгән, дөрес орлыклар салынган. Әмма аралашу өчен татар мохите булмау барыбер үзенекен итә.

Мин Әлмәттә зуррак потенциаль күрәм. Татар мохитен үстереп була. Ләкин аның өчен иҗтимагый оешмаларның, татар учакларының күп булуы, укыту-тәрбия эшенең балалар бакчасыннан вузны бетергәнче бара торган системасы кирәк.

- Татар матбугатының киләчәген ничек күзаллыйсың?

- Бу бик глобаль сорау. Гомумән, журналистика мультимедиалы форматка күчә. Ул бөтен дөньяда бара торган процесс. Шул ук социаль челтәрләр белән интеграция булдыру. Басма матбугатны электрон версияләр аша, кечкенә формат – смартмедиалар аша үстерү бөтен дөньяда кабул ителгән тенденция һәм татар журналистикасы гына моннан читтә кала алмый. Ләкин бүгенге көндә региональ журналистиканың үсеше бар. Чөнки кешегә чит илдә, Мәскәү яки Казанда булган яңалыклар гына кызык түгел. Аңа бүген үзенең шәһәрендә, авылында булган яңалык кызык. Аның янәшәсендә нинди геройлар бар, нинди үсеш стратегияләре кабул ителә – кешегә бөтен нәрсә кызык. Шуңа да журналистиканың киләчәге мультимедиалы булуда. Бер үк кеше яза да, тәрҗемә дә итә, фото-видеога да төшерә, аны монтажларга һәм тиз арада үз укучысына җиткерә белергә тиеш. Шуңа күрә бүген татар журналистикасына да шул шартларга керергә кирәк.

- Ләйсән, син бит әле журналист һәм директор булудан тыш биюче дә. Әлеге сәләтең бүген биктә ятамы?

- Үз тарихымдагы ул битне мин күптән ябып куйдым. Чөнки КДУ да булган бию коллективында мин рәхәтләнеп, кинәнеп эшләдем. Бүген өйдә балам белән биим. Мин сәхнәдә үзем теләгән кадәр булдым, үзем теләгән кадәр биедем.

- Синең тормышта язмышыңны үзгәртә торган, борылыш ясый торган момент булдымы?

- Булды. Минем планнар бик зурдан иде. Әмма 4 ел элек тормышымда кисәк кенә борылыш булды. Шуннан соң мин үзем өчен шактый гына кызыклы нәтиҗәләр ясадым. Ул мине көчлерәк кенә иткәндер дип уйлыйм. Вакыт күрсәтер.

- Әгәр дә кеше лаек икән, ул эше өчен кайчан да булса бер җәзасын алачагына ышанасыңмы?

- Ышанам. Әле аның җәзасын үзең генә ала алсаң бик хуп, нәселеңә күчмәсә. Тормышта булган кайбер нәрсәләр минем үземнең дә дөрес булмаган эшләремне искә төшерәләр.

- Ләйсән, мөмкин булса, Президенттан нәрсә сорар идең?

- Әгәр дә мөмкин булса, мин Президенттан зур фатир сорар идем. Дүрт бүлмәле дип языгыз. Бирә калса, ачыклык кертегез. Минем 2 бүлмәле фатирым бар Казанда.

- Үзеңнең иң зур минусың дип нәрсәне саныйсың?

- Кемдер миңа карата бик тә начар гамәл кылган икән, мин ул кешене бик авыр кичерәм. Мин аны гафу иттем дисәм дә, ул кайдадыр, эчтә калырга мөмкин. Аннан соң, әгәр дә мин берәр эшне эшли башласам, аның белән артык «яна» башлыйм. Һәм минем бик күп энергиям шуңа сарыф ителә.

- Нинди балачак хыялыңны тормышка ашыра алдың?

- Үзем теләгән юнәлештә эшләү бәхетенә ирештем. Моның өчен мин әниемә бик рәхмәтле. Мин үз өлкәмдә үземне тормышка ашыра алган кеше. Эшемнән мин бик бәхетле. Шулай ук минем бик бәхетле хатын-кыз һәм бәхетле әни буласым килә. Бу һәркемнең иң зур хыялыдыр.

- Татар язучыларыннан кемнәрнең әсәрләрен яратып укыйсың?

- Татар язучыларыннан Фәнис Яруллин, Нәбирә Гыйматдинова, яшь авторлардан Ләйлә Хәбибуллина, Миләүшә Гафурова, Булат Ибраһимовларның шигырьләрен бик яратып укыйм.

- Нинди гадәтеңнән баш тартыр идең?

- Кызу канлы булуымнан. Мин бик кызу канлы.

- Ләйсән, синдә лидерлык сыйфатлары ярылып ята. Ул тумыштанмы, әллә китаплар укып, махсус тренингларга йөреп, үзең булдырдыңмы?

- Кеше үзенең компетенцияләре өстендә эшләп торырга тиеш. Гомумән, киләчәк укый, яңа мәгълүматны кабул итеп аны анализлый белә торганнар кулында. Шундый кешеләр генә киләчәктә конкурентлыкка сәләтле булалар. Гимназиядә укыганда 6 нчы сыйныфларга кадәр мин үземне беркайчан да лидер итеп сизми идем. Күпмедер дәрәҗәдә кайчандыр үземнән көлгән кешеләр аркасында мин үземдә лидерлык сыйфатларын үстерә алганмындыр. Алар бу язманы укысалар, һич югы әниләре үзләрен танырлар дип ышанам. Шундый чакта аларны минем янга бастырып, миңа үзеңне кыерсытырга кирәк түгел икәнне аңлата алган әниемә рәхмәтле. Мондый кыерсыту очрагы кемгәдер үсеш ноктасы булса, ул кемнедер түбәнгә тәгәрәтергә дә мөмкин.

- Рәхмәт, Ләйсән. Алдагы хыял-теләкләрең дә тормышка ашсын.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса