Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Милли мәдәният авыл үсешендә чагыла

Инде әллә ничә еллар ул якларда эшләп акча җыеп кайткан дуслар, туганнарны белсәм дә, Себер ягы күңелдә җылылык хисләре уятты дисәм, ялган булыр.

Үзебезнең авылдан да репрессия корбаннары булып, әллә ничә гаилә Себер якларында салкын баракларда яшәп, ач-ялангач гомер кичереп бакыйлыкка күчкән.

Казан урамында юеш, яңгыр ява... 2021 елның сентябре. Һәркайсыбыз килә, поезд көтү салонына җыела, исәнләшә, урнаша бара. Арабызда яшь җилкенчәк егет-кызлар да, инде яше җитмешне ваклаучы олы буын вәкилләре дә бар. Барыбызның да ышанып тотынган җитди эше, кыйбласы бар. Тарихны барлыйбыз, илем, телем диеп янабыз.

Җитәкчебез Альберт Әхмәтҗан улы Борһановның үзе хәерле юл теләп озатып калуы - безнең барыбыз өчен дә исән-имин барып җитү өчен фатиха алу белән бер икәнен яхшы белеп, вагоннардагы урыннарыбызга таралыштык. Юл газабы - гүр газабы, дисәләр дә, без әле арымаганбыз, кайнар чәйләр эчә-эчә бераз аралашырга да өлгердек. Поезд тавышына эреп йокыга кителгәнен сизми дә калганбыз. Ул арада тагын төбәкчеләребез утырганнар. Вагон тулып, барысы 54 кеше булып тупланганда икенче көннең төшке аш вакыты җитә иде.

Омск шәһәренә килеп төшкәндә кара төн уртасы иде. Ни күрик: Альберт Әхмәтҗан улы вагон ишеге төбендә безне каршы алып тора! И, Алла биргән кеше, халкымның әнә шундый зур йөрәкле ир-атлары күбрәк булсын иде. Җаны-тәне белән борчылып, булсынга тырышып йөри. Автобусларга таралыштык. «Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын!» дигән борынгылар. Вагоннан төшкәндә дә, «Аврора» кунакханәсенә барып урнашканда да без барыбыз да бер йодрык булып укмашып өлгергән идек инде. Авыр юл биштәрләрен, китап-журнал әрҗәләрен ир-егетләребез җилтерәтеп кенә ташыдылар.

Сәгать аермасы үзен сиздерә икән, әле изрәп йоклый торган вакыт. Ә без инде иртәнге ашны ашап, Омск шәһәре үзәге буйлап тарихи урыннарга, тарихи туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдык.

Төшке аштан соң секция утырышлары, чыгышлар, аннан секцияләр эшенә йомгак ясалды. Кичкә таба «Туган як - Родной край» исемле концерт про-граммасы белән шаккатырды безне Омск шәһәренең «Сибирь» Дуслык йорты милли иҗат коллективлары. Яшь егетләр күкрәгенә кулын куеп «Бердәм яшик! » дип җырлый икән, без – бар, без – күбәүбез, Аллага шөкер! Ерак Омск каласында әнә шундый татар җанлы милләттәшләребезнең күмәк хезмәте нәтиҗәсе бу.

Икенче көнне татар төбәкләре тарихы буенча Омск галимнәренең һәм туган якны өйрәнүчеләренең, Себер, Урал, Идел буе төбәкләреннән килгән төбәкчеләрнең туган якны өйрәнү буенча язган китаплары тәкъдим ителде.

«Барлык халыклар өчен дә туган як, үз халкының тарихын өйрәнү мөһим. Һәр авылның үсеш перспективалары хәзерге вакытта теләсә кайсы халыкның мәдәниятен чагылдыра. Безнең бурычларның берсе – авылларны барлау, аларны өйрәнү. 22 регионнан бирегә килгән милләттәшләребез, төбәкчеләребезнең барысы өчен дә бик мөһим чара үтә», - дип башлап җибәрде очрашуны туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов. Чарада Омск өлкәсе губернаторы А.Л.Бурков, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар Конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г.Шәйхразыев, галимнәр, төбәкнең җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

Делегация вәкилләренең чыгышлары, докладлар тыңланды. Аннан соң шәһәрнең беренче Җәмигъ мәчетенә бардык. «Раббым, шушы җирдә ятып калган буын чылбырымның берәр әрвахы булса, урынын җәннәт түрләрендә насыйп әйлә, гөнаһларын ярлыка!» - пышын-пышын дога укыйм. Намазлыгыма тамган күз яшьләрем ерак бабам күзләре булып озак ялтырап югалмый торды әле... Бәлки, ә бәлки язмыш мине юкка гына Себер юлларында йөртмидер. Әбиемнең 1914 елда бәхет эзләп чыгып киткән ике абыйсы Хәсән белән

Хөсәен бабаларым да биредә, Себердәге Сталин төрмәләрендә соңгы сулышын алгандыр? Әмма әлегә мин эзлим генә шул. Табармын, туксан дүртен тутырып бакыйлыкка күчкән әбиемнең рухы шат булсын!

 

Минзифа Әхмәтшина, язучы Әлмәт-Казан-Омск-Свердлау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса