Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Утын хәстәре - көн кадагында

«Урманнарда йөрдем иркен сулап, Бигрәк хуш исле нарат ылысы...» Урманга саф һава суларга барудан тыш, рәхәтләнеп җиләк, гөмбә, чикләвек җыярга, утын әзерләргә, ә кемнәрдер әле киек ауларга да йөри.

Урман гасырлар дәвамында халыкны туйдырган да, яшәткән дә мохит ул. Шуңа күрә аны саклау зарур.

Шул ук вакытта табигать байлыгыннан халык дөрес итеп файдалана да белергә тиеш. Җәйге-язгы чорда ата-бабаларыбыз гомер-гомергә кышкылыкка утын әзерләргә урманга барган. Шунда ук малларга печәнен дә чабып алып кайта торган булган. Әлбәттә, урман хуҗалыгының ризалыгы белән генә. Рөхсәтсез гамәлләр өчен штраф сугылган. Хәтеремдә - атаклы «Чаян» журналының бер битендә бу уңайдан юмористик фотосурәт тә чыккан иде әле. Йорт эчендәге тәрәзәдән ишегалдына кайтарып аударылган утын өеме күренеп тора. Шул тә-рәзә кырында башлангыч сыйныфта укучы бер малай атаклы рус шагыйре Николай Некрасовның «Крестьян балалары» дигән шигыренең «Откуда дровишки? - Из лесу, вестимо» дигән юлларын кабатлап ятлап тора. Икенче яктан әтисе: «Тагын бер тапкыр «откуда дровишки» дисәң, кирәгеңне бирермен», дип, малайның колагын бора. Әлеге мәзәк бүген дә актуальлеген югалтмаган.

Урманга барып агач кисәргә ярамаса да, теләге булган теләсә кем бушлай чыбык-чабык җыя ала. Моның өчен бернинди рөхсәт кәгазе дә кирәкми һәм бер тиен дә штраф түләтмиләр.

2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән закон шундый мөмкинлек бирә халыкка. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, халык ел дәвамында табигатькә зыян китермичә чыбык-чабык (валежник) җыя ала. Әмма бу бары тик җирдә аунап яткан агач кәүсәләре, аларның аерым бер өлешләренә генә кагыла. Табигый юл белән яки зарарлы бөҗәкләр тәэсирендә корыган, давыл вакы-тында, көчле кар яуганда зыян килгән агачлар турында сүз бара. Барлык эшләр бары тик кул хезмәте белән генә башкарылырга тиеш.

- Кышка дип бер Камазлык утынга заказ биргән идек - әле дә булса китереп җиткерә алмыйлар. Элек мунчабыз газга көйләнгән иде, зәңгәр ягулыкка бәяләр арту сәбәпле, утын белән ягу-га күчтек. Бәяләр исә быелдан утынга да арткан булып чыкты. Тик нишлисең - утын булмаса, мунча юк бит. Кышны утын белән чыксак, язгы һәм җәйге чорга коры-сары да ярап куяр иде анысы, - диде РТСта яшәүче Бибиҗамал апа.

Әлмәт урманчылыгы белгечләре шулай ук коры-сары җыю урманнарда янгын чыгу куркынычын киметергә дә ярдәм итә, дип саный. Аунап яткан ботаклар, корыган агачлар еш кына янгын чыгу һәм урманда ут таралу чыганагы да булып тора бит. Урманнан файдалану инженеры Фәридә Арсланова: һәр кешенең 25 елга бер мәртәбә өй салырга - 100 кубометр, 10 елга бер тапкыр өй ремонтларга - 50 кубометр, ел саен утын өчен 20 кубометр агач алырга хокукы бар. Бу уңайдан Нариманов урамы, 62 нче йортта урнашкан Әлмәт урманчылыгына килеп мөрәҗәгать итәргә генә кирәк, - ди.

Әйе, болар үз хуҗалыгы белән гомер итүчеләр өчен бик яхшы мөмкинлекләр. Биргәндә - ал, дигән борынгылар. Тик бер сорау туа - мисал өчен, кеше урманга коры-сары җыярга үзе белән балта, пычкы алып бармаса, җиргә ауган агачны ничек турарга тиеш була икән соң?!

БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ!

Утын хәстәре мунча ягучы хуҗа өчен иң беренче урында тора.

Мунча өчен усак утыны яхшы. Билгеле, каен утыны җылыны усакка караганда берьярым тапкырга күбрәк бирә. Тик усактан баш тарта күрмәгез, чөнки аның ялкыны тигез, корымы юк. Җитмәсә, усак уты-нын якканнан соң төтен юлы чистарып калыр, корым утырмас.

Каен яки зирек утыны ягасыз икән, мичнең төтен юлын өч айга бер тапкыр чистартырга туры киләчәк. Шуңа да усакны иң соңыннан ягарга кирәк.

Мичне томалар алдыннан мунчага хуш ис чыксын өчен ялкынга чия, алмагачның коры ботагын ташлагыз.

Агачлар өч төрле була: каты, уртача катылыкта һәм йомшак. Каты агачның җылысы күбрәк.

Имән утынын яруы да, ягып җибәрүе дә авыр. Ләкин аның күмере озак пыскып яна һәм ул шашлык пешергәндә яхшы.

Нарат утынын тиз генә ярып та, ягып та булмый.

Дүләнә, корычагач, чикләвек куагы җиңел ярылса да, ягуы кыен.

Алмагачны яруы да, ягуы да ансат.

Чия, нарат һәм чыршы утынын яруы рәхәт, ләкин яндыра алсаң, төтәп кенә ятачак.

Карама агачы белән дә шул ук хәл булачак. Өстәвенә, аны яруы да авыр.

Каен шушы исемлеккә керсә дә, күпкә өстенрәк. Ул яхшы ярыла, яксаң кызу була.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса