Сөйгәне артыннан Германиядән Әлмәт районы Колшәрип авылына кайткан Эмма-Әминә тарихы
Фронтовик язучы Әдип Маликовның 100 еллыгы якынлашып килгәндә, игътибарны аның ярты гасыр элек язылган «Чигүле кулъяулык» поэмасы җәлеп итте.
Кайчандыр үзе фашист белән йөзгә-йөз очрашкан язучыны поэма язарга рухландырган Җиһангир белән Эмма-Әминәнең бит бүген дә кемедер бардыр?
Теле, дине башка булган бер илгә нәрсә хакына дип килгән ул фройлен Эмма Отто кызы?
Бүген Колшәрип авылында гомер итүче Зөлфия Галимова Эмма-Әминә һәм Җиһангир Латыйповларның оныгы, кече кызлары Мөслимәнең кызы.
- Безнең кушамат гомер буе «нимес» булды. Әле дә, телефонны теркәп куйганда да, Зөлфияләр күп булгач, исем янына «немец» дип куялар. Хәзер инде моңа бик тыныч карыйбыз. Хәтта беркадәр горурлык та бар. Ә теге вакытта бик кыерсытканнар әбиләрне, ән-кәйләрне дә. Әле мәктәптә укыганда безгә хәтта кайбер укытучыларның да «фашист калдыклары, сезне кырып бетерергә кирәк» дигән чаклары була иде.
Әлбәттә, Җиһангир һәм Әминә вакыйгасы чын мәгънәсендә Колшәрип авылы тарихының кызыклы да, гыйбрәтле дә бер калын бите булырга тиеш. Тоткынлыктан качкан татар егетенә язмышыңны тапшырып, ярты юлдан күз күрмәгән, колак ишетмәгән Колшәрипне эзләп кит, имеш. Нәрсә йөрткән ул немец кызын? Әйтеп аңлата алмаслык мәхәббәтме? Шулай да булсын ди. Яшәү рәвеше, тәртибе, гореф-гадәте, теле, дине, кешеләре, киемнәре, ашлары ят бер илдә ниләр уйлап, ниләр кичереп гомер итте икән ул?
- Гомер буе ул немецча газета-журналлар алдырды. Матур-матур мода журналлары да килә иде. Безгә дә немецча җырлар өйрәтә иде. Үлгәнче немец тәртибен ташламады. Бик пунктуаль иде. Вакытында гына ашый, чисталык, тәртип бар җирендә. Әле мин аның бик матур җилпәзәләрен, челтәр якалы күлмәкләрен хәтерлим.
Хөрмәт, ярату, балалар, ир хакы дип яшәлсә дә, сагыну хисен беркая да куеп булмый. Миңа калса, Эмма бик грамоталы, төпле фикерле, тәвәккәл ханым була. Хисләрен бер учка җыеп, сабырлыгын, акылын өстен куя. Егерме елга якын Әминә апа булып, мәктәптә немец теле укыткач, бер көн эчендә «фашистка» әйләнеп, терәлеп торган күршеләреңнән, гомер иткән авылдашларыңнан шуны тойганнан соң да шунда яшәп калырга көч таба. 1961 елда үзе Н.С. Хрущевтан рөхсәт алып туганнары белән күрешергә Германиягә бара. Туганнарының кал дип үгетләүләренә бирешмичә, яңадан ире, балалары, авылдашлары янына - Колшәрибенә кайта.
Әминәттәй булып, башына чөеп яулык бәйли, алар кебек үк чигүле алъяпкыч яба, урак ура, колхоз эшенә йөри, үлгәч, татар әбисе итеп мөселманча җирләргә куша. Татар авылында яшәп, Эмма-Әминә үз телен, үз рухын, җыр-моңын, затлылыгын югалтмый. Сагынуын җанына бикләп гомер җебен сүтә Колшәрип «немкасы».
Рәфкать Шаһиев
Чигүле кулъяулык
Поэма
Колшәрип авылы кешеләре -
Җиһангир абзый белән
Эмма-Әминә апаның тормышы
поэмага нигез итеп алынды
Кереш
Ялынды Әминә:
– Алып бар, Җиһангир,
Калам бит абыйны күрми дә...
Россия килене,
ГДР кияве –
Кунакка килделәр Берлинга.
Бер-берен табышкан
Дөньяга килделәр.
Хәтерли Җиһангир барысын да...
Тарихка күмелгән
Әсирлек еллары
Йөгерә шикелле каршына.
Күкләре Берлинның
Бүленгән урталай,
Метролар өзелгән кырт итеп.
Баралар таксида,
Куышып төн белән,
Күргәнне күңелгә беркетеп.
Сүз куша Әминә
Шоферга немецча,
Аңлата тиешле адресын.
Илле ел эчендә
Күп сулар акты бит,
Танырмы бердәнбер абыйсын?
***
Бакчада – сары йорт.
Веранда ишеген
Ачты да бер шәүлә, югалды.
Халатын кигәч ул
Күренде яңадан,
Рәтләде күн тышлы диванны.
– Гутен нахт!*
– Гутен нахт!
Һәр эшнең үз вакыты –
Немец ул үзгәртми гадәтен...
Кечкенә бүлмәдә,
Баш терәп диванга
Көттеләр иртәнге сәгатьне.
Түгәрәк өстәлдә –
Әминә хатлары,
Аталган абыйсы исеменә...
Сәяхәт микән бу
Сихерле үткәнгә,
Әллә соң гаҗәеп төш кенә?
Уйлады Җиһангир
Башыннан кичкәнне,
Бушлыкка юнәлтеп карашын...
Уздыңмы сызгырып
Атта да, җәяү дә
Гомернең җитмеш ел арасын?
Беренче бүлек
1
Җиһангир абыйның
Тормышы гыйбрәтле,
Булгандыр гөнаһлы чагы да;
Әүвәлге заманда,
Уйнатып бай атын,
Чапкан ул Ырынбур ягына.
Ырынбур шәлләре –
Кызларның хыялы,
Иркәли мамыгы иңнәрне...
Чапкан ул бай өчен,
Көн дими, төн дими,
Кыскартып иң озын юлларны.
Дусларга кыз урлап Дан тоткан өяздә,
Булса да титулы ярлыдан,
Бирмәгән Рәхим бай Малаен солдатка,
«Хезмәт ит, Җиһангир, бар»,— дигән.
Болында — җыр-бию,
Моңая тальяннар...
Уйласаң үкереп еларлык,
Җиһангир кулында Сабантуй бүләге —
Каюлап чигелгән кулъяулык.
Бәхил бул, Колшәрип, Урманың,
Дусларга кыз урлап
Дан тоткан өяздә,
Булса да титулы ярлыдан,
Бирмәгән Рәхим бай
Малаен солдатка,
«Хезмәт ит, Җиһангир, бар», –
дигән.
Болында – җыр-бию,
Моңая тальяннар...
Уйласаң, үкереп еларлык,
Җиһангир кулында
Сабантуй бүләге —
Каюлап чигелгән кулъяулык.
Бәхил бул, Колшәрип,
Урманың, суларың...
Казарма барын да киртәли,
Башка бер дәүләттән
Кыз урлап кайтыры
Төшенә кермәде микәнни?!
Белгәндер Җиһангир
Окопта ятасын
Күгәргән сохари кимереп.
Немецны каршылап
Туплардан атасын,
Мөгаен, йөргәндер сизенеп.
Бозлана кендегең,
Җылытып кар өстен,
Нәүбәтең җиткәнче һөҗүмгә.
Калалар солдатлар
Сугылган көлтә күк,
Йөзләре охшаган уҗымга.
Барасы юлларың
Озынмы, кыскамы, –
Кайдадыр куела бер нокта.
...Яралы Җиһангир
Лазарет моргында
Сискәнеп уяна тынлыкка.
Ак патша өчен син
Ант иткән үләргә,
Кәгазьгә куелган тамгаң да. ...
Үлеп тә караган –
Оҗмахка кермәгән,
Юк икән тигезлек анда да.
Колшәрип урманын
Гел күрә төшендә.
Бар анда юкәгач суйганы,
Чабата үргәне...
Яшереп баеннан
Төлкегә тозаклар куйганы.
Төлкенең төлкесе
Рәхим бай үзе дә,
Батыра җилкәңә тырнагын.
Күпсенә кешедән
Күлләрнең балыгын,
Күпсенә күктәге торнаны.
2
«Көтегез, гүзәлләр –
Ходайның кушканы.
Кайтмасак, сезгә яр табылыр...»
Кердеме, ичмасам,
Төшеңә, Җиһангир,
Әсирлек хурлыгын алырың?
Абзарлар бик озын,
Араннар буш тора,
Атларны алганнар сугышка...
Миче юк икән бит.
Борчылма, Җиһангир,
Җылыныр меңләгән сулыштан.
Санаулы барсы да:
Адымың, минутың...
Ашаган китә тик сакалга.
Хакы бар әсирнең
Типкедә яшәргә,
Хакы юк үз-үзен сакларга.
Тартырсың җигелеп
Немецлар арбасын,
Табарлар йә башка әмәлен.
Тезәләр төркемгә.
– Мөслимнәр*, өч адым!
Ни өчен? Әйтмиләр сәбәбен.
Яшертен шом йөри:
Куалар Төреккә,
Тамгалап коллыкка сатарга.
Солдатлар кирәк, ди,
Камчылы Солтанга –
Каф тавы** ягына, атарга...
– Мөслимнәр, өч адым!
Кузгалмый беркем дә.
Шинельләр бер иткән милләтне.
...Баш немец җентекләп
(кулында перчатка)
Тикшерә һәркемнең сөннәтен.
Йөри ул бүредәй,
Бүртенеп ачудан,
Сүз бирә чалмалы козгынга.
Юмалый карт имам:
– Калсагыз бу илдә,
Сез – күлгә бер кашык тоз гына.
Өндиме атарга
Россия ягына
Мөхәммәт өммәте хакына?
Бу фани дөньядан
Ваз кичү яхшырак,
Хыянәт иткәнче халкыңа!
3
Ялчылык итә ул
Гадәте буенча
Черегән бер немец баена.
Төшенә Җиһангир,
Башына бер төшкәч,
Мондагы тормышның җаена.
Икмәге кәгазьдәй,
Күренә үтәли,
Бер телем йокмый да тамакка.
Бер казан аш кирәк
Ачлыктан йөдәшеп,
Каешы бушаган солдатка.
Өй тулы нәнкәләр.
Эммасы бик сылу...
«Җитми лә бездәге кызларга».
Яшь немка көн саен,
Яшереп түшенә,
Ак ипи чыгара абзарга.
Ятимә кыз икән,
Иркәлек күрмәгән,
Йөргән ул бер байдан бер байга.
Күзләрен тутырып
Карый да елмая:
Моңайма, янәсе, моңайма.
Тутыккан краннан
Су ага чылтырап...
Чылтырый чишмә күк, ялганчы.
Чишмәдән кайтучы
Кызларны туктатып,
Суларын эчәргә туйганчы...
Җимертеп эшли ул,
Әйтмәсен «хуҗа»сы,
Урыслар хөрәсән икән, дип,
Эммасы бик сылу...
«Ярату» дигәндә –
Тәрҗемә кирәкми икән бит.
Чигүле кулъяулык –
Туган як төсе ул,
Кан табы җәелгән алланып.
Чигүен карый да
Соклана Эммасы...
Ирене тулышкан балланып.
Шуклыкка, Җиһангир,
Тәһарәт кирәкми,
Китмәсен эшләрең тирәнгә.
Сизенә калсалар –
Җуярсың башыңны,
Бу сиңа Колшәрип түгел лә.
4
Патшаны туздырып
Очырган Россия.
Бәрелә ялкыны монда да.
«Рот-фронт! Рот-фронт!»
Сизенә Җиһангир:
Европа үзәге болгана.
Качалар әсирләр.
Уяу бул, Җиһангир,
Күчәрдән ычкына дөньясы...
Үлсәң дә илдә үл!
Туган як юлына
Озата яшереп Эммасы.
Бормалы сукмаклар
Эммага бик таныш...
Ай нуры коела җемелдәп.
Нур сибеп шушы ай
Чияле тауларга
Үткәндер Колшәрип күгеннән.
Борылмый кыз бала,
Гел бара, гел бара...
Сарыла Җиһангир иңенә.
Чит дәүләт җиреннән
Кыз алып кайтсаң син,
Ни җавап бирерсең илеңә?!
Сиңа бит көн булмас
Кардәштән, дус-иштән,
Кертмәсләр телгә дә исемеңне.
Котырта иблисләр:
«Адаштыр син аны...»
– Ул мәче баласы дисеңме?
Юк, бирмәм беркемгә, –
Бер полк солдатлар
Күз кысып мылтыктан төбәсен.
Үләрмен, ичмасам,
Сөюем хак диеп,
Дөньяда бер генә үләсе.
Кордоннар үтелә
Атта да, җәяү дә...
Эммасы әйләнә телсезгә.
Рәнҗемәс микән соң
Чыктым дип кияүгә
Мөлкәтсез бер татар-юньсезгә.
Бай диеп беләдер...
Чыннан да бай булыр,
Туздырсак Рәхим бай оясын.
Җитте ич заманы
Ярлылар ягына
Борырга гаделлек кояшын.
Уйлан син, Җиһангир.
Уйлый ул кычкырып,
Аңлата барсын да Эммага.
Баш кага тегесе –
Сөенә немкасы,
Хыялга бирелеп елмая.
Немецлар таялар,
Борылмый Эммасы...
Каршылый Россия җирләре.
Аудара аяктан,
Көйдерә йөрәкне
Сугышның көйдергеч җилләре.
Россия җирләре...
Поездлар туктаган.
– Еракмы, Җиһангир, Бөгелмә?
Ничә көн кайтасын
Белми бит үзе дә,
Көн саен бер җавап: «Тегендә».
– Пропуск?! Документ!
Йолдызлы, мыеклы
Солдатлар текәлә күзләргә.
– Ычкындым пленнан.
Рәхим бай белән мин
Кайтамын исәпне өзәргә.
– Бу кемең, мәткәңме?
– Знаешь, абзыкай,
Күчмәсен иягең бер якка!
Россия җире бит,
Ник куркып торырга,
Күрсәтә Җиһангир дулап та.
Уйлый ул эченнән:
«Эләктең, асыл кош,
Тормаслар озаклап сөйләшеп»...
Эммасы кызганыч.
Белмәгән ят илдә
Бик әче була шул күз яше.
Комендант постында
Никахлап йөрмиләр,
«Парлы» дип, документ
язмыйлар.
Сөйгәнен Җиһангир
Бер үбә онтылып...
Елмая мылтыклы абзыйлар.
Кайтыр кыз авылга,
Сөюе чын булса...
Өйрәнсен умачка, катыкка.
Бар икән гөнаһым
Колшәрип каршында –
Кан белән юармын окопта.
Чигелгән кулъяулык –
Туган як билгесе,
Күчә ул Эмманың кулына.
Өстендә бик юка...
Ятимә бу кызны
Төреп ал, Россия, туныңа.
– Булачак кәләшем,
Теле юк мескеннең...
– Йөрерсең кияүләп соңыннан!
Бер күсәк табарлар
Рәхим бай кешегә...
Мылтык ал! Тот җайлап!
Корылган!
5
Йөгәнсез хисеңә
Ияр дә кит, имеш...
Ояңнан чыгарга кем кушкан?
Ярый ла Җиһангир –
Бердәнбер өметең,
Исән-сау кайталса сугыштан.
Чигүле кулъяулык –
Җиһангир төсе ул,
Бер сынык ак ипи төрелгән...
Таяныр кешең юк,
Үзең дә күләгәң...
Син люмпен-пролетар бүгеннән.
Кайда соң Бөгелмә,
Җиһангир җирләре?
Бар, диде, урманым, күлләрем.
(Хыялын әйткәндер...
Яшергән, әлбәттә,
Юклыгын алмашка күлмәге...)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа