Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Гамил Афзалның тормыш иптәше бакыйлыкка күчте

Кичә Халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил ага Афзалның тормыш иптәше, озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә сәркатип булып эшләгән Нәфисә Гани кызы Афзалова бакыйлыкка күчте. Аның якты истәлегенә, ике ел элек “Әлмәт таңнары” газетасында дөнья күргән мәкаләне тәкъдим итәбез.

Нәфисҗамал

Аның чибǝрлеген, мөлаемлеген еллар агышы да, вакыт сынаулары да җуя алмаган. Хǝтта киресенчǝ, акыл куǝсе, сабырлык өстǝп, тагын да бизǝгǝн кебек. Бөтен булмышы белǝн, төпле, салмак, сабыр ǝлеге ханым тормыш сукмагыннан Г.Тукай исемендǝге дǝүлǝт премиясе лауреаты, халык шагыйре хатыны булып атлаганчы, яшьтǝн туган төбǝгеннǝн аерылган, сǝламǝтлеккǝ туймаган Гамил Афзал хатыны була. Укучы аңлагандыр, ǝйе, сүзем нǝкъ аның үзе, миллǝтемнең кабатланмас талантлы шагыйре Гамил аганың хатыны Нǝфисǝ Афзалова хакында. 
Гомер бизǝклǝре мул хыялда,
Тирǝн уйлар йөзǝ күк томанда,
Бу басулар, бу болыннар ямьле
Бу дөньялар ямьле син булганга.
(Син булганга)
Беренче тапкыр күрешкǝндǝ үк Нǝфисǝ ханым күптǝнге бик тǝ якын таныш кше кебек хислǝр калдырды. Гомумǝн, аны белүче һǝркем минем фикерне куǝтлǝр. Әллǝ Гамил Афзал шигъриятендǝге гадилек белǝн үрелгǝн яшǝү фǝлсǝфǝсе аңа күчкǝн, ǝллǝ инде олпат шагыйрь иҗатына бар моңны Нǝфисǝ ханымнан алып яшǝгǝн. Минем үземǝ, ни кызганыч, Гамил ага белǝн бары тик бер генǝ тапкыр очрашырга насыйп булды. Ә менǝ Нǝфисǝ апа белǝн аралашу, сөйлǝшү мизгеллǝрен мин, Гамил Афзалның кабатланмас иҗатының тере чагылышы итеп кабул иттем. Әлеге кабатланмас шигърият, ул чын мǝгънǝсендǝ Нǝфисǝ – Нǝфисҗамал булып яшǝвен дǝвам итǝ. Кем соң ул Нǝфисҗамал дисезме?! Гамил абый аңа яратып шулай дип эндǝшǝ. Тарловкада дǝваланган вакытта язган хатларында, ул, яратып-шаярып сǝламнǝрне Нǝфисǝ ханыма шулай дип куя. Гомумǝн, алар арасындагы мөнǝсǝбǝт көндǝлек яшǝү рǝвешлǝрендǝ, язышкан хатларында тулы канлы чагылыш таба. Җамал – гарǝп телендǝ йөз матурлыгы, гүзǝллек, күркǝмлек, дигǝнне аңлата. Гамил ага нигезсез генǝ аңа шулай ǝйтмǝгǝндер. Акыл иясе, янǝшǝсендǝ үзе белǝн бергǝ тормыш йөген тартып барган хатынының гүзǝллеген, күркǝмлеген тагын да нǝфисрǝк итеп күрǝ. Юк, бу уен, шаяру түгел бу чын мǝгънǝсендǝ шулай. 
Урман аланында, күл янында,
Кызыл алма тотып кулларында,
Син көлǝсең шаян бала сыман,
Син – оҗмахтан чыккан Һава сыман...
Җир бǝхете – нурлы күзлǝреңдǝ,
Толымнарың төшкǝн тезлǝреңǝ.

Күз карашың, җылы назлар сорап,
Зиһеннǝрне ала нурга урап.
Үзең гади кебек, үзең серле,
Дулкын төсе кебек төрле-төрле. 
Күзне чагылдыра серле көчең –
Мин яратам сине шуның өчен.
(Мин яратам сине)
Нǝфисǝ ханымдагы аралашу сǝлǝте, ǝңгǝмǝдǝшен авызына каратып тота алуы – үзе бер табигать бүлǝге. Әйткǝн һǝр сүзе, сөйлǝгǝн һǝр җөмлǝсе төгǝл, салмак. Ә бит тормыш тǝгǝрмǝче асфальт җǝйгǝн шома юлдан гына тǝгǝрǝмǝгǝн. 
Тарадым да үрдем, тарадым да үрдем
Кара чǝчлǝремне.
Үзем генǝ белдем, күрсǝтмичǝ йөрдем,
Кайнар яшьлǝремне.
Әлеге шигъри юлларны язучы Гамил ага үзе булса да, алар Нǝфисǝ ханымның җан авазын чагылдыра кебек. Ул Нǝфисǝ ханымга шул кадǝр игътибарлы була, аның бөтен эшеннǝн, хǝрǝкǝтеннǝн матурлык күрǝ. Нǝфисǝ ханым хǝзер дǝ ǝле аның “Кара, Нǝфисǝ, синең елавың да матур икǝн” дигǝн сүзлǝрен елмаеп искǝ ала. Болары ǝле күрелгǝне, ǝ күрелми тугелгǝн яшьлǝр?!
Нǝфисǝ апа озак еллар Язучылар берлегенең Әлмǝт бүлегендǝ сǝркатип булып эшли. Шуңа да, татар укучысына таныш булган күп кенǝ ǝсǝрлǝр аның кулы аша гына түгел, җаны аша узган. Ш.Бикчуринның “Каты токым”ы да, С.Сөлǝйманованың Г.Тукай исемендǝге премиягǝ тǝкъдим ителгǝн “Кызыл каурыйлар” җыентыгын да Нǝфисǝ ханым машинкада басиага ǝзерли. Алай гына да түгел, ул ǝле лаеклы ялга чыкканнан соң да, күп кенǝ татар язучысына дан-шөһрǝт китергǝн ǝсǝрлǝрне басып бирǝ. Бүген дǝ, Әлмǝт язучылар бүлегендǝ сакланучы папкаларда ул баскан ǝдǝби кичǝлǝрнең сценарийлары, җыелыш беркетмǝлǝре, язучылага язган характеристикалар саклана.
Бу гаилǝдǝ еш кына Казаннан килгǝн язучылар туктала. Ул чордагы татар ǝдǝбияты классикларыннан кем генǝ Нǝфисǝ ханымның сыеннан авыз итмичǝ калды икǝн?! Төпле акыллы, бик тǝ тыйнак ханым һǝркайсын якты йөз белǝн каршы ала, кунак итǝ. Әмирхан ага Еникинең “Бик тыйнак, итǝгатьле ханым, оста хуҗабикǝ икǝнсең, сеңелем” дигǝн сүзлǝрен хǝзер дǝ уңайсызланып кына искǝ ала. Ул ǝле дǝ шулай. Чөнки, нǝселдǝн килгǝн зыялылык, башкаларга карата хөрмǝт кебек сыйфатларны еллар агышы үзгǝртǝ алмый.
Гомер буена бер иманга тугры калган сатирик язучы хатынына, ǝлбǝттǝ, төрлесен күрергǝ туры килǝ. Һǝр язганын энǝ күзеннǝн үткǝреп, һǝр адымын күзǝтеп торганда, ǝлбǝттǝ, иҗатына канат биреп, язарга дǝртлǝндереп торучы муза була Нǝфисǝ ханым. Г.Афзал башкалар өчен чын талант иясе, чын шагыйрь булса, Нǝфисǝ ханым өчен ǝле ул ир, гаилǝ башлыгы, балалар ǝтисе дǝ. Кешегǝ сер бирмǝсǝ дǝ, сǝламǝтлеккǝ туймаган “талант”ны бала караган кебек карап, тǝрбиялǝп яши. Алар өйдǝ дǝ, бакчада да һǝр эшне бергǝлǝп эшлǝргǝ тырышалар. Кызларын да кечкенǝдǝн үк эшкǝ өйрǝтеп үстерǝлǝр Афзаллар. Болар барысы да Нǝфисҗамалның булганлыгыннан, сабырлыгыннан. Башкалар сокланырлак шигырь тусын өчен, ǝлбǝттǝ, гаилǝдǝ аңлау, хуплау һǝм ǝдǝбиятны ярату кирǝк. Синен һǝр язганыңны тикшереп, язганыңнан гаеп эзлǝгǝндǝ, төрле “тиешле” оешмаларга чыкырып торган чакта да калǝмеңне ташламас өчен ныклы тыл бар. Нǝфисҗамал моның шулай икǝнен яхшы аңлый. Шуңа, кулыннан килгǝн кадǝр физик яктан да, рухи яктан да аңа терǝк булып гомер итǝ. Гамил ага хастаханǝдǝ яки шифаханǝдǝ булганда, Нǝфисǝ ханым хǝтта кызларына да ǝтилǝренең эш бүлмǝсенǝ керергǝ рөхсǝт итми. Ул аларда ǝтилǝренǝ карата олы хөрмǝт, эчкерсез мǝхǝббǝт, горурлык хислǝре тǝрбияли. Шагыйрь хатыны дигǝн дǝрǝҗǝле исемне саклап, аклап яши.
Нǝфисǝ ханым бүген дǝ Гамил ага Афзалның архивын тǝртипкǝ салып, язмаларын барлап, аларны кулына калǝм алып укып гомер итǝ. Һǝр чыккан китабына, һǝр басылган шигыренǝ куана. Әле кптǝн түгел генǝ “Татнефть” җǝмгыяте хǝйрия фондының “Рухият” программасы Г.Афзал һǝм С.Сөлǝйманова шигырьлǝреннǝн аудио китап чыгарды. Әлбǝттǝ, Нǝфисǝ ханым өчен, балалар, шигърият яратучы укучылар өчен дǝ бу зур бүлǝк. Сүз дǝ юк, иманын сатмыйча гомерен иҗатка багышлаган, шǝһǝребезнең генǝ түгел, миллǝтебезнең горурлыгы, йөз аклыгы булга Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал мирасы зуррак игътибарга лаек. Әйтик, музеен булдыру, нефтьчелǝр башкаласы булган Әлмǝт өчен хǝл итǝ алмастай эш түгел. Бер очрашканда, Нǝфисǝ ханым “Бǝлки 100 еллыгына нǝрсǝ дǝ булса булыр. Без бит алай сораным йөрергǝ өйрǝнмǝгǝн”, диде, тыйнак кына моңсу караш белǝн. 
Гамил ага моннан 55 ел элек “Минем 100 яшь тулгач язачак җырым” (1964) шигырендǝ:
Ничаклы даһилар дөньяга килде,
Ничаклы нǝбилǝр дөньядан китте, –
Мин һаман да эшлим, мин исǝн.
Көнгǝ карап көлеп йөргǝн өчен,
Кешелǝргǝ шатлык биргǝн өчен,
Йөрǝгем – яшь, күңелем шук икǝн.
Әллǝ миңа үлем юк микǝн?! – дип язган иде.
Нǝфисҗамал – Нǝфисǝ ханымның да өметлǝре аклансын иде. Гамил Афзалның йөз аклыгы булып гомер юлыннан гына түгел, иҗат юлыннан да бергǝ атлаган ханым бары тик соклану һǝм рǝхмǝт хислǝре генǝ уята.

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса