Күңел күзең сукыр булмасын
Аның атлап йөргәнен генә күрсәң дә, сокланмый мөмкин түгел. Үз-үзенә ышанып, нык басып йөри.
Берәү дә күзе күрмидер дип башына да китер-мәс иде. Ә бит ул шушы дөнья яктысын 1% кына күрә. Наилә апа Гаязова лаеклы ялга чыкканчы сукырлар оешмасында эшли. Аннан соң оешманың ветераннар советын җитәкли. Гомумән, Наилә апаның канына сеңгән башкаларны кайгыртып яшәү. Үзе белән бер җәмгыятьтә торган, бергә эшләгән, сукырлар йортында яшәүче бөтен кешенең хәлен белеп, булышып яши ул.
Наилә апа тумышы белән Азнакай районы Чалпы авылыннан. Ике яшь ярымда аны әнисе әбисенә калдырып китә.
- Әби мине бик эшләтеп үстерде. Сәке ярыкларына кадәр пычак белән кырып юарга куша иде, - дип искә ала ул бала чагын. Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, Наилә апаның хәтеренә күпләр сокланырлак. Ул тормыш юлында үзенә ярдәм кулы сузган һәркемнең исем-фамилиясен атап рәх-мәтләр укый. Безнең редакциягә килүе дә башкаларның кылган изгелеге турында сөйләү, аларга рәхмәт җиткерү өчен иде. Наилә апа бик «деловой» ханым булып чыкты. Аның әле төрек лицеена да кереп чыгасы бар, аннан Казанга җыена икән.
- Болай гына сөйләп бетерә торган түгел. Бәлки безнең ничек яшәгәнне үзегез килеп күрерсез. Рәхмәтләрне дә күршеләр белән бергәләп җиткерербез, - дип Наилә апа чыгып та китте.
Минем килүемне коймаклар, өчпочмаклар пешереп көтеп тора иде. Фатиры ялт иткән, чүп түгел, тузан бөртеге дә күрмәссең. Мин аның үзе турында сорашам. Ләкин башлаган һәр җөмлә күрү сәләтен югалткан күршеләренә, изге күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел затларга барып тоташа.
- Ничә еллар Рәйхана ханым төрек лицее җитәкчеләре белән сөйләшеп, аларның ашханәсендә безнең кебек көн яктысын күрми торган өлкәннәргә бәйрәм табыны оештырды. Аннан инде «Тәзкирә» мәчетенә алып китә башлады. Аның өчен татар, рус дигән төшенчә юк. Ул бөтенебезне бер күреп сыйлый.
«Ансар» Хәйрия фондыннан күргән яхшылыкны сөйләп бетерә алмыйлар. Рамазан аенда әлеге фонд әгъза-лары бер көн дә калмый сәхәргә, ифтарга ризык китереп торганнар. Ураза бәйрәменә биргән бүләкләрен дә көчкә күтәреп кердек, диләр.
- Күрми дисәләр дә, безнекеләр бөтен эшне үзләре эшли. Менә миннән астагы катта яшәүче күршеләрем икесе дә тома сукыр. Ә нинди чисталык аларда. Мантыен да, өчпочмагын да үзләре пешерәләр, икесе бергә, - дип Наилә апа мине күршеләренә алып керде.
Подъезд ишек төбен-дәге утыргычта өч әби гәпләшеп утыра иде. Алардагы җан җылысы йөзләренә чыккан.
- Мин дөньяга туганыма рәхмәт укып яшим. Сукырлык ул берни түгел, аяк-кулларыбыз исән булсын, колагыбыз ишетсен. Сукырлыкны мин бернигә дә санамыйм. Инде бит балаларны үстереп өйләндердек. Илләр тыныч булсын, - ди тумыштан күрми торган Гүзәл апа Кашаева.
Аларга карап сок-ланмый мөмкин түгел. Алардагы тормышны ярату хисен, күңел көрлеген әз генә «күзле сукырлар»га бирәсе иде. Ак яулыгын таратып япкан Кадрия апа Әхмәдиеваны гел сөйләтеп кенә торырсың. Тапкыр сүзле, җор телле әлеге апа бүген тома сукыр, әмма бу тумыштан түгел. Үз вакытында ул трассаларда, төзелешләрдә эшләгән.
- Кулдагы дисбе бөтен авырлыкны оныттыра, - ди ул. - Аллаһ кына ташламасын. Бүгенгебез шөкер. Сукыр булсак та, үзебез пешереп ашыйбыз, юып киябез. Аллаһның һәр биргән көненә рәхмәтле. Менә Наилә, Рәйхана, Миңнегөл, «Ансар» егетләре аркасында бу уразада шулкадәр тәрбияле булдык. Сансыз шөкерләр аларга. Без ач та, ялангач та түгел. Аларның безгә карата булган игътибары кыйммәт. Сезнең гәҗитне бик мактыйлар, шуның аша рәхмәтләребезне җиткерегез әле. Безне зурлаган өчен аларны Аллаһ үзе зурласын. Без - сукыр кешеләр, беркая бара алмыйбыз, шушыннан гайре. Алар безне бик зур кешеләр янына паркка да чакырдылар.
Рәйсә ханым Нургатина аларны төрле чараларга озатып йөри. Алардан яшәү көче алам, ди ул елмаеп.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа