Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котладылар

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны Шагитов Мисхәт Фасыйх улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Татарстан республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова, район ветераннар советы вәкилләре котлады.

Мисхәт Фасыйх улы 1926 елның 10 июнендә Сарман районы Сарайлы авылында туа.

Фронтка  1943 елда китә. Сугыш ахырына кадәр Ерак Көнчыгыш фронтының бер укчы полкында укчы була. Ерак Көнчыгыш фронтында Япония белән сугышта катнаша, өенә 1951 елда гына кайта.

Сугыштан кайткач, лаеклы ялга чыкканчы «Әлмәтбурнефть» тә электромонтер булып эшли.

Хатыны Рәмзия Хәсән кызы белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр, бүген аларны биш оныгы һәм җиде оныкчыгы сөендерә.

Фидакарь  хезмәте өчен Мисхәт Фәсих улы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, бронза медаль белән бүләкләнгән.

Сугышчан батырлыклары өчен Мисхәт Фәсих улы II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне Җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова ветеранны район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән котлады, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

"Без Әлмәттә озак яшәүчеләрнең яшәүләре белән горурланабыз, алар үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торалар. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Без сезне 100 яшьлек юбилеегыз белән дә котларга теләр идек",-дип билгеләп үтте Роза Әфләтунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса