Әлмәт ЗАГСында 250 нче пар язылышты
Никах теркәлү - гаилә тормышына аяк баскан яшь парлар өчен тантаналы һәм истәлекле мизгел.
23 апрельдә Әлмәт ЗАГСында 250 нче парның никахлары теркәлде. Алар - Каюмов Альберт Альфисович һәм Данилова Ангелина Витальевна.
ЗАГС хезмәткәрләре тантаналы рәвештә язылышкан яшь парны чын күңелдән котладылар, яңа өйләнешүчеләргә гаилә иминлеге, үзара аңлашып яшәүләрен теләделәр.
Яшь парларга дәүләт документы - никахлашу турында таныклык тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа