Сез мине хәтерлисезме?
Бар иде шундый чаклар, авылда түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә фатирларына телефон урнаштырырга тилмерәләр иде. Халык шәһәрдәге автомат телефоннан, я үзәк почта бүлегендә шәһәрара телефоннан сөйләште.
Хәзер әбидә дә телефон, бәбидә дә телефон. Яшәвебез тулысы белән шул уч төбе кадәр телефонга бәйләнгән.
Хатны да, котлау открыткасын да, телеграмманы да алыштырды.
Телефоннарыбызда нинди генә төркемнәребез юк та, нинди генә хәбәр алмыйбыз. Кылтыр-пылтыр килеп бер генә дә тынып тормый. Әлбәттә, аннан килгән хәбәрләр арасында, белмәгән булсам, тыныч йоклар идем дигәннәре дә очрый. Ләкин уйландыра торган мәгънәлеләре дә бик күп.
Моннан 32 ел элек училищеда бергә укыган курсташлар төркеме бар минем телефонымда. Шунда бер укытучы турында бик матур, гыйбрәтле кыйсса җибәргәннәр иде. Аны укыгач, күпләребез, нишләп шушындый хәлләр турында без укыта башлаган чорларда язмадылар икән дип, үз фикерләрен белдерделәр.
Күптән түгел генә шәһәребездә бер укучы баланың язмышы белән бәйле булган фаҗигале вакыйга ватсапта килгән шул кыйссаны искә төшерде. Мин берәм берәм үземнең укытучыларымны күз алдымнан уздырдым. Гади генә ул укытучы апаларда, абыйларда тау кадәр сабырлык, кырык ата баласына җитәрлек җылылык бар иде. Әйе, усал иделәр алар, тик явыз түгелләр иде. Алар тәрбияләп укыттылар безне. Юк, мин хәзерге укытучыларны гаепләмим, яманламыйм. Тик безнең җәмгыять кайдадыр, кайчандыр, нәрсәнедер югалтты кебек. Ә кыйсса менә болайрак.
Урамда барганда яшь кеше үзен башлангыч сыйныфларда укыткан укытучыны танып ала. Ул олыгайган укытучысы янына килеп:
– Сез мине хәтерләмисезме? Мин сезнең укучыгыз, – ди, исәнләшкәннән соң.
– Мин синең өченче сыйныфта укыган чагыңны бик яхшы хәтерлим. Ә хәзер кем булып эшлисең?
– Мин укытучы, – дип елмая әлеге ир-егет.
Укытучы күтәрелеп егеткә карый да:
– Нәрсә этәрде сине укытучы булырга? – дип сорый.
– Нәрсә түгел, Сез этәрдегез мине әлеге игелекле хезмәткә, – дип егет укытучысының күзләренә карый.
– Кызык, ничек итеп мин шулкадәр нык тәэсир итә алдым икән? – ди ул, үзалдына сөйләнгәндәй.
– Сез, чыннан да, хәтерләмисезме?
Сыйныфтагы бер малай әтиләре бүләк иткән сәгать тагып килгән иде. Бераздан ул аны парта өстенә салып куйды. Минем шундый сәгать тагасым килә иде. Түзмәдем, башкалар күрмәгәндә мин сәгатьне урладым. Бераздан, ул елап, Сезнең янга килде. Сез карашыгыз белән бөтенебезне барлып чыкканнан соң, сәгатьне ул малайга кайтарып бирергә куштыгыз. Миңа бик оят булса да, сәгатьне кире бирәсе килмәде. Шулвакыт Сез ишекне бикләдегез дә, безгә күзләребезне йомып стена буена тезелеп басарга куштыгыз һәм кесәләребезне караячагыгызны әйттегез. Без тезелеп бастык. Бу минем кыска гына гомеремдәге иң авыр, иң оят мизгел булгандыр. Сез укучыдан укучыга, бер кесәдән икенчесенә күчеп, минем кесәдән сәгатьне алдыгыз һәм янәдән укучыдан укучыга, кесәдән кесәгә күчеп ахырга кадәр чыктыгыз. Аннан соң тыныч кына:
–Балалар, барыгыз, урыннарыгызга утырыгыз, – дип, сәгатьне хуҗасына кайтардыгыз, бу хакта бүтән сүз кузгатмадыгыз.
Сез ул көнне минем намусымны, җанымны саклап калдыгыз. Мине карак, ялганчы, бернигә дә яраксыз малай итеп күрсәтмәдегез. Гомумән, минем белән бу хакта сөйләшмәдегез дә. Нигә шулай эшләгәнегезне мин
соңрак аңладым. Сез чын укытучы буларак, бала күңелен таптарга, тапларга теләмәгәнсез. Шуңа да минем Сезнең кебек укытучы буласым килде.
Әлеге истәлектән әсәрләнеп икесе дә тынып калалар.
– Ә Сез бүген мине очраткач, әлеге вакыйга исегезгә төшмәдеме? – ди егет, укытучысының күзләренә карап.
–Бөтен хикмәт тә шунда, мин сезнең кесәләрегезне үзем дә күзләремне йомган килеш тикшереп чыккан идем, – дип, укытучы егетнең җилкәсеннән кагып куя.
Чыннан да, бик гыйбрәтле кыйсса. Бүгенге вәзгыятьтә бик уйландыра торган. Өлкәннәр явызландымы, балалар бик нәзберекме хәзер? Бөтенесен егып-сөреп БДИга әзерләнеп, бала күңеле, кеше хәтере, укытучыга хөрмәт дигән төшенчәләр югалдымы әллә? Шулайдыр. Матурлык турында сөйләшергә вакыт юк бит. Тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, тест эшләргә өйрәтеп үтә гомер. Акчага корылды шул бөтен нәрсә. Мәктәптәге укыту-тәрбия эшендә алтын урталыкны югалттык. Әти-әниләр дә, укытучылар да тәрбия өлкәсендә гомер буе барган сукмактан читкә салулап китте кебек. Нигәдер җәмгыятьтә матурлык белән яхшылык, сабырлык “мода”дан төшеп калды. Язганыбыз да, күрсәткәнебез дә үтерү, көчләү, байлык җыю. Имеш, укучыга, караучыга шулар кызык. Шулар белән рейтингыбыз күтәрелә, имеш. Ә аннан соң, “Каян килә бу кансызлык, явызлык?” - дип баш чайкап торабыз.
Югарыда китерелгән кыйсса турында уйланыйк әле. Без бит һәркайсыбыз кемнеңдер газиз баласы һәм һәркем билгеле бер дәрәҗәдә укытучы. Кайсы вакытта күзне йомарга, ә кайчан ачарга кирәген бутамасак иде.
Ә бала, нинди генә заман булуга карамастан, кемгә дә газиз.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа