Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Автоном янгын хәбәр итү җайланмасы әлмәтлене уттан коткарган

Исегездә тотыгыз: янгын вакытында иң куркынычы – югалып һәм каушап калу. Төтен ялкыннан күпкә куркынычрак, кайчак кешеләр шул төтенгә тончыгып үлә. Янгын чыга калса, кичекмәстән 112 (теләсә кайсы телефоннан), 101 (мобиль телефоннан) шалтыратыгыз.

24 февральдә 19:13 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең 65 янгын сүндерү бүлегеннән сүндерүчеләр 1941 елда туган хатын-кызга ярдәм иткән. Күп фатирлы торак йортта төтен тулы фатирдан хатын-кыз коткарылган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, төтенләү ризык яну сәбәпле килеп чыккан.


Фатир хуҗабикәсе ризыкны плитәдә калдырып, йокыга киткән, автоном янгын хәбәр итү җайланмасының тавышын ишеткән күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакыралар. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртә. Электр, газ җиһазларыннан файдаланганда, саклык чараларын үтәргә кирәген онытмагыз. Аеруча кечкенә балаларга игътибарлы булырга кирәк. Өйдәге янгыннар күп очракта балаларның ут белән уйнавы аркасында, үзләре генә калган вакытта чыга. Балаларга электр һәм газ җиһазларын, шулай ук янып торган мичләрне карарга кушып калдырмагыз. Шырпы, керосин, бензин кебек нәрсәләрне балаларның кулы җитмәс урыннарда сакларга кирәк. Балаларны авыру, үзләренә дә караучы кирәк булган өлкәннәр белән генә калдырмаска киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса