Әлмәттә 3 нче игезәкләр туган
Бала туу - ата-ана өчен зур шатлык, ә алар икәү булганда, бу икеләтә шатлык.
Әлмәттә яшәүче Руслан һәм Диана Сафиннар гаиләсендә ике бала дөньяга аваз салган. ЗАГС идарәсе белгечләре ел башыннан аларның 3 нче булып теркәлүләрен билгеләгән.
Игезәкләр 18 февральдә әниләренең туган көнендә дөньяга аваз салган. Әти-әниләре сабыйларына Мия һәм Лея исемнәре биргән.
ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле ата-аналарны икеләтә шатлык белән котлап, беренче дәүләт документларын - туу турында таныклык тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа