45 тонна ялган аракы юк ителгән
Составында спирт булган сыеклык поставкалауны һәм фальсификацияләнгән хәмер эчемлекләре җитештерүне оештырган җиде казанлыны кулга алганнар.
Татарстан һәм чит ил җитештерүчеләре брендлары астында чыгарылган ялган хәмерне алар ике тапкырга түбән бәя белән республикада сата һәм аннан читкә дә чыгара торган булганнар.
Яшерен цехның эзенә төштеләр һәм аннан 45 тоннага якын контрафакт алынып юк ителгән. Криминаль бизнеста катнашучы 7 кеше дә кулга алынган. Аларның икесе элек тә шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән булган. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia