4 яшьлек кыз ике көндә бөтен дөньяга танылган [+ВИДЕО]
Ничек дисезме?
Мәскәүдә яшәүче Белла Девяткина 4 яшендә алты телне камил белә. «Удивительные люди» тапшыруында ул инглиз телендә динозаврлар турында сөйләгән. Аннан немецча, испанча, французча, кытай һәм гәрәпчә иркен аралашкан.
Ике көн эчендә аның турындагы видеоязманы интернетта 7 миллион кеше караган.
Баксаң, бу кыз белән махсус тәрбиячеләр шөгыльләнә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа