Исегезгә төшерәбез, 4 июньдә Чистайдагы бер йортта янгын сүндергән вакытта дүрт кешенең - ир-ат, ике хатын-кыз һәм бер кыз баланың мәете табылды. Җинаять эше кузгатылды һәм кайнар эздән шикле адәм тоткарланды.
4 кешене үтерүдә шикле адәмне сак астына алдылар [+ФОТО]
Чистайда дүрт кешене, шул исәптән бер баланы, үтерүдә шикле адәмне сак астына алу турында суд карары чыгарылды.
Чистай шәһәр суды 1992 елда туган Виталий Веревкинны 4 августка кадәр сак астында тоту турында карар чыгарды. Әлегә аңа гаепләү белдерелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа