Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

4 ай эчендә 54 килограммга ябыгып 2,5 миллион откан Тимур Бикбулатов акчасын нәрсәгә тотарга җыена?

Казанда яшәүче Тимур Бикбулатов, «СТС» каналында барган «Взвешенные люди» реалити-шоуында җиңеп, 2,5 миллион сумга лаек булды.

Проектта барысы унсигез кеше катнашты, алар арасында «Тимур - авырлыгын иң күп югалтучы» дип табылды. Шоуда катнашучылар уналты атна буена җан-фәрманга ябыкты. Алар белән диетологлар, фитнес инструкторлары, психологлар эшләде.

31 яшьлек Тимурны әлеге тапшыруда катнашырга якын дусты «кодалаган».
- Аңарда кунакта булганда, телевизордан «Взвешенные люди» шоуының беренче чыгарылышы бара иде. Сиңа да монда барып карарга кирәк, диде ул. Мин аны шаярту дип кабул иттем һәм шуның белән сүз бетте. Берничә айдан ул миңа адрес язып җибәргән һәм тиз арада шунда барырга кушкан. Анда нәрсә урнашканлыгын, ни өчен барырга кирәклеген әйтмәде. Киттем. Ул «СТС» каналының Казандагы пункты булып чыкты. Анда «Взвешенные люди» шоуына кастинг бара иде. Мине проектка сайлап алдылар, - дип сөйли ул.

Тимурның гәүдә авырлыгы бер ел элек 164 килограмм булган. Проектка ул 148 килограмм белән килә.
- Мин кинәт кенә ­симермәдем. Бала вакыттан ук дәү идем. Тора-бара хәрәкәтләнергә дә авыр була башлады. Баскычтан өченче катка күтәрелгәндә, тын бетә. Җәй фасылын да яратмый идем, чөнки өскә 68-70нче үлчәмле җиңелчә кием табу авыр, шуның өстенә эссе дә, - ди Тимур.

- Ябыгыр өчен үзегез берәр нәрсә эшләп карадыгызмы соң?
- Күп тапкыр диетага утырып карадым, әмма алар бернинди дә нәтиҗә бирмәде. Дөресрәге, берничә килограмм белән «хушлашам» да, күпмедер вакыттан соң алар кабат «кайта». Ябыктыра торган препаратлар, биологик актив өстәмәләр дә булышмады. Ябыгуның иң уңайлы вариантын сайлый белергә дә кирәк. Ә шоуда безнең белән бик күп кешеләр эшләде, алар безне гел контрольдә тотты, сәламәтлегебезне күзәтеп тордылар. Дүрт ай эчендә 54 килограммга ябыктым. Финал көнендә үлчәү уклары 94,3тә туктаган иде. Шоудан соң тагын да ябыктым. Хәзер мин - 84 килограмм, буем - 183 сантиметр. Иң мөһиме - булган авырлыкны саклап тору. Ашауга килгәндә, камыр ризыкларыннан баш тарттым, кыздырылган, майлы, баллы продуктлар ашамыйм. Томалап пешерелгән кәбестә, яшелчәне яратып ашый башладым. Тиз үзләштерелә торган ризык­лар белән генә тукланам.

- Приз итеп бирелгән 2,5 миллион сум акчаны нәрсәгә тоттыгыз?
- Үземә, гаиләгә, спорт белән шөгыльләнүгә. Проектка кадәр төзү эше белән шөгыльләндем, үземнең шәхси фирмам бар иде. Хәзер мин эшчәнлек төрен алыштырдым. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга булдым. Гәүдә авырлыгыннан интеккән кешеләргә ярдәм итәчәкмен. Бүгенге көндә бер фитнес үзәк белән сөйләшүләр алып барам. Әлеге эшкә диетологлар, табиблар, фитнес инструкторларны, белгечләрне дә җәлеп итәчәкмен. Ябыгу өчен спорт залына барып шөгыльләнү генә җитми. Бу бик катлаулы юл, физик планда да, психологик яктан караганда да. Янәшәңдә әлеге юлны үткән, аны үзендә татып караган кеше булса, максатка ирешү күпкә ансат.

Ябыгырга теләүчеләр өчен Тимурдан киңәшләр

Ябыгырга уйлаган кеше үзенең рационын 15-20 процентка киметергә тиеш. Күп ашаган саен, ашказаны зурая, гел ашыйсы килеп тора башлый.

Җәяү йөрергә кирәк. Өч километр йөрүдән башлагыз. Акрынлап, чакрымнарны арттыра барасыз, шуның белән сез үзегезне авыр физик күнегүләргә әзерлисез.

Спорт залына йөрергә оялмагыз, кыенсынмагыз. Аны атнасына өч тапкыр барудан башлагыз. Спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк. Бер көн барып, икенче көнне өйдә телевизор каршында утырып калсагыз, максатыгызга ирешә алмыйсыз.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса