Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

30 яшенә кадәр документларсыз яшәгән

Алексей Бизнигаев шуңа күрә рәсми яктан бу дөньяда юк дип санала.

Паспорты да, туу турында таныклыгы да, пропискасы да булмаган ир-ат Уралда яши. Аның дөньяга туганлыгын раслаучы бердәнбер язма - роддомда теркәү кәгазе. Соңрак ачыкланганча, әнисе улының тууын ЗАГСта да теркәтмәгән булган. Әмма бу Алексейга тугыз ел мәктәптә укырга комачау итмәгән. Ул әле ни рәвешледер ПТУны да тәмамлаган. Хәзер аның кулындагы бердәнбер документ - студент билеты. Егет аны ничек ала алгандыр, анысы билгесез. Алексей хәзер автосервиста эшли һәм документларын юлларга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса