Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

30 гаиләне 21 миллион сумга алдаган хатын-кыз җәзасын алды

Чаллы суды 62 яшьлек кырыгалдар хатын-кызны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм гомуми режимлы колониягә озату турындагы карар чыгарды.

Чаллыда яшәүче Светлана Тимкачева 2011 елның апреленнән узган елның октябренә кадәрге вакыт аралыгында, социаль ипотека программасы буенча чиратсыз фатир алып бирергә ышандырып, 30 гаиләне төп башына утырткан. Әлеге "хезмәте" өчен ул 200 меңнән алып 2 миллион сумга кадәр акча алган. Акчасын алган, әмма булышмаган. Гомуми зыян 21 миллион сумнан артып китә. Алданучылар арасында - Казан һәм Чаллы кешеләре.


Тимкачева зыянны өлешчә кайтарган. Аның җир биләмәсенә һәм йортына арест салынган. Хөкем ителүчене суд залында ук кулга алганнар. Шунысы да игътибарга лаек: аны 2012, 2014 елларда шундый җинаятьләре өчен хөкем иткәннәр һәм штрафка тарткан булганнар инде.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса