Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

3 млн түләнәчәк, сезгә дә җитә

Республикада яшәүчеләр табигатьне саклау законнарын бозу турындагы фактларны хәбәр итеп акча эшли алалар.

Моның өчен информация фоторәсем һәм видео белән дәлилләнергә тиеш. 2016 елның гыйнвар уртасыннан Экология министрлыгы түләү күләмен 1 мең сумнан 1,5 мең сумга арттырды. Ел башыннан министрлыкка 20 мөрәҗәгать кергән инде.

Бу максатларга дәүләт программасы кысаларында 3 млн акча бүлеп бирелгән. Димәк, акча кемгә дә җитә. Тик моның өчен санкцияләнмәгән чүплекләр, калдыкларны ташлау, тиеш булмаган урында машина юк, чистарту корылмалары булмаган хуҗалык объектлары төзү, су объектларын законсыз киртәләп алу һ.б. турында фотолар юлларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса