Реклама
Әсгать Галимҗанов тумышы белән Апас ягыннан.
Күп еллар Казанның колхоз базарында олаучы булып эшләп, үзенең абзарында терлек асрап (үгезләр саны 300 башка кадәр җиткәне булган), замандашыбыз аларны саткан акчага илебез, шул исәптән республикабыз балалар йортларына, балаларны тернәкләндерү үзәкләренә, картлар йортларына төрлечә матди ярдәм итеп торды, җиңел машина, 75 пассажир автобусы бүләк итте.
Казан үзәгендәге Хәйрияче һәйкәленең үрнәге нәкъ менә ул булды. Әсгать Галимҗановның актив хәйрия эшчәнлеге югары дәүләт бүләкләренә - Хезмәт Кызыл Байрагы, "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденнарына лаек булды, Л. Толстойның "Балаларны яклау эшенә керткән өлеш өчен" алтын медале белән бүләкләнде, "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелде. Ул хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы әгъзасы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+